Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар Парк һәм скверлар елын уңай бәяләгән

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән 2015 ел Парк һәм скверлар елы дип игълан ителгәч, республикадагы күп кенә паркларга яңа сулыш өрелде. Социаль челтәрдәге төркемнәрдә шушы мәсьәлә буенча сораштыру узган. Казан, Чаллы, Лениногорски, Бөгелмә, Чистай, Азнакай, Әлмәт, Яшел Үзән шәһәрләрендә үткәрелгән бу сораштыру Парк һәм скверлар елына татарстанлыларның карашын билгеләргә...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән 2015 ел Парк һәм скверлар елы дип игълан ителгәч, республикадагы күп кенә паркларга яңа сулыш өрелде.

Социаль челтәрдәге төркемнәрдә шушы мәсьәлә буенча сораштыру узган.
Казан, Чаллы, Лениногорски, Бөгелмә, Чистай, Азнакай, Әлмәт, Яшел Үзән шәһәрләрендә үткәрелгән бу сораштыру Парк һәм скверлар елына татарстанлыларның карашын билгеләргә ярдәм иткән.
Лениногорскилыларның һәр икенчесе Парк һәм скверлар елын уңай бәяли. 32 процент кеше исә үзгәрешләр күрмәгән. Сораштырылучыларның 52,5 проценты парктагы уңай күренешләрне үз күзләре белән күреп, хуплаган. Бөгелмә шәһәрендә Парк һәм скверлар елын уңай бәяләүчеләр саны Лениногорскидан аз гына калыша.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев