Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар, сез алдаша беләсезме? (тест )

Түбәндәге сорауларга җавап биреп, үзегезне тикшереп карый аласыз. 1. Берүзегез шәһәрдән читтә яшәр идегезме? Әйе - 2, юк - 1 балл. 2. Гади ашларны яратып ашыйсызмы? Әйе - 2, юк - 1 балл. 3. Мәхәббәткә вакыт күп калдырасызмы? Әйе - 2, юк - 1 балл. 4. Эштән ял итү өчен...

Түбәндәге сорауларга җавап биреп, үзегезне тикшереп карый аласыз.

1. Берүзегез шәһәрдән читтә яшәр идегезме? Әйе - 2, юк - 1 балл.

2. Гади ашларны яратып ашыйсызмы? Әйе - 2, юк - 1 балл.

3. Мәхәббәткә вакыт күп калдырасызмы? Әйе - 2, юк - 1 балл.

4. Эштән ял итү өчен юри авыруга сабышканыгыз бармы? Әйе-1,юк-1 балл.

5. Үзегезне бик үк сәламәт түгел дип уйлыйсызмы? Әйе - 3, юк - 4 балл.

6. Башкаларны аңлый, кичерә аласызмы? Әйе - 1, юк - 2 балл.

7. Тирә-юньдәгеләрнең сезгә карата начарлык кылганы бармы? Әйе - 1, юк - 2 балл.

8. Сез артык күп эшлисезме? Әйе-1, юк-3 балл.

9. Кешеләргә ышанасызмы? Әйе - 1, юк-3 балл.

10. Эңгер-меңгер вакыт ошыймы? Әйе - 1, юк - 0 балл.

11. Күңел тынычлыгын еш югалтасызмы? Әйе - 2, юк - 4 балл.

НӘТИҖӘ:

18-21 балл. Сез сер яшереп кала алмыйсыз, башыгызга ни килсә, шуны әйтеп саласыз. Ялганыгызны тоту гаҗәп читен, чөнки фантазиягез зур. Нинди каршылык килеп чыкса да, югалып калмассыз.

22-24 балл. Сез - ачык кеше. Турысын сөйлисез, үз гөнаһларыгызны яшереп калуны да кирәк санамыйсыз.

25-28 балл. Күңелсез хәлләр китереп чыгарасын белсәгез дә, алдашмыйсыз. Ә кайчан да булса ялганларга туры килсә, моны гаделлекне торгызу өчен генә эшлисез.

28 һәм аннан да күбрәк балл. Үзегез аралаша торган кешеләрне хөрмәт итәсез. Күзегезгә төтен җибәрсәләр дә, сез моны эшли алмыйсыз. Кем белән эш итүегезне һәрчак белеп торасыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев