Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар «Әти хакы» бәйгесендә катнаша ала

«Шәһри Казан» газетасы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховның «БлагоДарение» яшь буын һәм социаль инициативаларга теләктәшлек күрсәтү хәйрия фонды белән берлектә, «Әти хакы» дигән бәйге игълан итә. Җәмгыятьтә Әти ролен күтәрүгә, үрнәк гаиләләрне барлауга юнәлтелгән бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен Әтиләрне данлаган язмаларны «Шәһри Казан» редакциясенә юлларга...

«Шәһри Казан» газетасы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховның «БлагоДарение» яшь буын һәм социаль инициативаларга теләктәшлек күрсәтү хәйрия фонды белән берлектә, «Әти хакы» дигән бәйге игълан итә.

Җәмгыятьтә Әти ролен күтәрүгә, үрнәк гаиләләрне барлауга юнәлтелгән бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен Әтиләрне данлаган язмаларны «Шәһри Казан» редакциясенә юлларга кирәк. Шигырьләр кабул ителми. Җиңүчеләрне фонд вәкилләре һәм газета хезмәткәрләре кергән жюри билгели. Конкурста 3 номинациядә 3 җиңүче бүләкләнә. Җиңүчеләр, әтиләре белән бергә, Казанга чакырыла. Бүләккә - өч велосипед!

Номинацияләр:

«ҮРНӘК ӘТИ» - әтиләр турындагы иң яхшы язма

«Олы ЙӨРӘКЛЕ ӘТИ» - тәрбиягә алынган балаларны тәрбия­ләүче гаиләдәге әтиләр турында иң яхшы язма

«БАТЫР ӘТИ» - ялгыз гына бала үстерүче, үстергән әтиләр турында иң яхшы язма

Язмалар 2016 елның 12 декабреннән 2017 елның 31 мартына кадәр кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат shahrikazan.com сайтында

12+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев