Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар, язгы модада нәрсәләр булуын белә аласыз

Быел модага ирекле стиль керә. Бу, иң беренче чиратта, уңайлылык дигән сүз. - Өске кием язгы салкыннан сакларга тиеш. Матур булып күренәм дип, туңып, кызыл борын белән йөрү модада түгел. - Нәфис пәлтә, плащ модага керә. Куртка ачык төстә булырга тиеш. Моның өчен яңа кием алу мәҗбүри түгел, өс-башны ачык...

Быел модага ирекле стиль керә. Бу, иң беренче чиратта, уңайлылык дигән сүз.
- Өске кием язгы салкыннан сакларга тиеш. Матур булып күренәм дип, туңып, кызыл борын белән йөрү модада түгел.
- Нәфис пәлтә, плащ модага керә. Куртка ачык төстә булырга тиеш. Моның өчен яңа кием алу мәҗбүри түгел, өс-башны ачык төстәге шарфлар, яулыклар белән яңартырга мөмкин.
- Шакмаклы һәм буйлы өске кием дә модада булачак. Әмма андый кием-салым сайлаганда, яхшылап көзгегә карарга онытмагыз. Озын кызларны буйлы, тулы гәүдәле кызларны шакмаклы кием ямьсез итеп күрсәтергә мөмкин.
- Көндәлек аяк киеме - үкчәсез. Төрле төстәге кедалар яңадан модада. Аларны нәфис итәк, киң чалбар белән дә кияргә ярый.
- Киемне модалы булганы өчен түгел, килешә-килешми дип карап сайларга өйрәнегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев