Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар язучы Зифа Кадырова белән очрашты (фотолар)

Үзәк китапханәдә язучы Зифа Кадырова лениногорскилылар белән очрашты. Башкортстанда туып үскән татар кызы Зифа Кадырова китап укучыларга "Сагынырсың- мин булмам" ( "Сумбуль" рус телендә), "Язмыш сынавы", "Көтеп узган гомер", "Бәхеткә юл кайдан?", "Синсез килгән язлар" китаплары аша таныш. Кыска гына вакыт эчендә әсәрләре аша укучылар мәхәббәтен яулаган, әдәби мохитка язгы...

Үзәк китапханәдә язучы Зифа Кадырова лениногорскилылар белән очрашты.


Башкортстанда туып үскән татар кызы Зифа Кадырова китап укучыларга "Сагынырсың- мин булмам" ( "Сумбуль" рус телендә), "Язмыш сынавы", "Көтеп узган гомер", "Бәхеткә юл кайдан?", "Синсез килгән язлар" китаплары аша таныш.

Кыска гына вакыт эчендә әсәрләре аша укучылар мәхәббәтен яулаган, әдәби мохитка язгы ташкын кебек килеп кергән, һәркемгә таныш хис-тойгыларны үзәкләрне өзәрлек итеп тасвирлап, бик күпләрне әсир итүче автор ул.

- Ниһаять, Лениногорск якларына да килеп чыгарга насыйп булды, чакыруыгыз өчен зур рәхмәт. Шундый укучыларым булганда күңелле, сез минем байлыгым , - диде Зифа Кадырова, иҗат сөюче дусларын сәламләп.

Очрашуда үзенең тормыш юлы, һәрбер әсәренә тукталып, геройлары турында тәфсилләп сөйләде. Залда утыручылар арасыннан сорау бирүчеләр дә, рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясаучылар да шактый иде. Мәсәлән, Урмышлыда китапханәдә эшләүче Гөлия Гәлиева авылларында олысы да, кечесе дә Зифа Кадырованың китапларын бик яратып укуларын, аны хөрмәт итүләрен әйтеп узды. Тугызынчы сыйныфта укучы ЗөлфәтХисамов язучының әсәрләрен укыгач "Зифа апа" исемле шигырь дә иҗат иткән. Бу шигырь тамашачыларның да, авторның да күленә хуш килде. Кичә барышында Ләйсән Шәмсуарова, Рамил Габитов башкаруында эчтәлекле җырлар яңгырады. Р. Шиһап исемендәге театр артисты Мәдинә Сәфиуллина һәм "Айсылу" балалар театры җитәкчесе Зөмәрә Шәрәпова Зифа Кадырова әсәреннән өзекләр укыды.

Очрашу ахырында бик күпләр язучының автограф белән китапларын сатып алды һәм истәлеккә фотога төште.

Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев