Заман сулышы

Лениногорскилыларга файдалы киңәш. Ничек яхшы әңгәмәдәш булырга?

Без барыбыз да аралашабыз. Яшьтәшләребез, өлкәннәр, кечкенәләр белән гәп корабыз. Шул ук вакытта кайберәүләр белән сөйләшү җанга май булып ята, ә икенчеләр белән корган әңгәмә күңелдә авыр тәэсир калдыра. Ни өчен соң? Ә бит чынлыкта яхшы әңгәмәдәш булу өчен, билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Без шуларны түбәндә язып китәрбез һәм...

Без барыбыз да аралашабыз. Яшьтәшләребез, өлкәннәр, кечкенәләр белән гәп корабыз. Шул ук вакытта кайберәүләр белән сөйләшү җанга май булып ята, ә икенчеләр белән корган әңгәмә күңелдә авыр тәэсир калдыра.
Ни өчен соң? Ә бит чынлыкта яхшы әңгәмәдәш булу өчен, билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Без шуларны түбәндә язып китәрбез һәм алда куелган сорауга җавапны сез нәкъ менә шуннан табарсыз да дип уйлыйбыз. Аларны укып чыккач, сез башкаларга да (мәсәлән, өлкәннәргә) игътибар итеп, аларның дөрес аралашу-аралашмавына бәя бирә алырсыз. Ә аннары, бәлки, сез танышларыгызның кайберәүләр белән ни өчен уртак тел таба алмауларына да төшенә алырсыз.

Башкалар белән аралашу сәнгатенә өйрәнергә дә мөмкин. Моның өчен үзеңдә кайбер күнекмәләрне генә булдырырга кирәк.

Сөйләшү барышында күтәрелгән мәсьәләләрдән әзме-күпме булса да хәбәрдар булырга һәм кешегә җайлашырга гына кирәк. Гомумән, моның өчен үз өстеңдә шөгыльләнү мөһим. Тәҗрибәләрдән соң гына әлеге өлкәдә уңышка ирешергә була.

  • Беренче чиратта, сөйләшкәндә «мин» дигән сүзне артык еш кулланудан качыгыз.
  • Башкалар белән күбрәк кызыксыныгыз, үз шәхесегезгә артык игътибар бирмәскә тырышыгыз.
  • Әдәп-әхлак кагыйдәләре әңгәмәдәшнең күңеленә хуш килмәгән яисә аның кәефен төшергән сүзләр сөйләмәүне таләп итә.
  • Әңгәмәдәшеңә ошау өчен, ул кызыксынган нәрсәләр хакында сөйләшергә кирәк.
  • Бар нәрсәдән дә канәгать булмаган, һәрнәрсәдә кимчелекле якларны табарга гадәтләнүчеләрне чынлыкта бик үк яратып бетермиләр.
  • Әңгәмәдәшегезгә һәр сүзегез ачык аңлаешлы булырга тиеш. Әгәр дә тыңлаучы сезне бүлдереп, әледән-әле сүзегезне кабатлап әйтүегезне сорый икән, озакламый аның сезгә карата кызыксынуы бетәчәк.
  • Әңгәмәнең сезнең өчен күңелсез булуын яисә башка берәү белән аралашырга теләвегезне беркайчан да күрсәтмәгез. Әңгәмә барышында башка якка карарга, кулда нинди дә булса әйберне әйләндерә башларга яисә мәгънәле итеп сәгатькә күз салырга кирәкми.
  • Кем дә булса сөйләгәндә (олы яшьтәге кеше булса бигрәк тә), аны бүлдерү бер дә матур күренеш түгел. Сөйләүченең сүзләрен әйтеп җибәрергә, аның җөмләсен тәмамларга, бигрәк тә сөйләмдәге хаталарын төзәтергә ярамый.

Гомумән, олы кешеләргә бернинди дә кисәтү ясарга тырышмагыз. Яшьләргә үзара сөйләшкәндә кайчакта моны эшләргә ярый, әммә кисәтүне дустанә мөнәсәбәттә, сүз ара сүз чыккандагыдай итеп кенә ясарга кирәк.

  • Кеше алдында үз-үзегезне битәрләмәгез, һәрвакыт уңышсызлыкларга очравыгыз, борыныгыз зур, аякларыгыз кәкре булуына зарланмагыз. Бәлки әңгәмәдәшегез моны сизмәгәндер, бәлки алар аңа ошыйдыр да.
  • Дуслар белән җыелган җирдә ир-егет хатын-кызларга ягымлы сүзләр әйтә ала һәм хәтта моны эшләргә тиештер дә. Әмма шул ук вакытта әдәплелекне сакларга, бәйләнчек булмаска кирәк. Матур сүзләргә «рәхмәт» дип кенә җавап кайтаралар.
  • Үз-үзен артык иркен тотарга, тапкыр булып күренергә һәм башкаларны үзенә каратырга тырышкан кеше, гадәттә, «ялгыш» сүзләр дә ычкындырып куя. Андый кешеләр исемгә, буй-сынга, милләткә, яшәү урынына, чәч төсенә, белем дәрәҗәсенә бәйле сүзләрне сөйләргә ярамавын белергә тиеш.

Һәм моннан тыш, дүртенче тапкыр кабатланган теләсә нинди шаян сүз дә көлке булып түгел, ә ниндидер бер мыскыл булып яңгырый.

Урынсыз сөйләнгән мәзәккә яисә әдәпсез сүзгә ничек җавап кайтарырга?

  • Урынсыз әйтелгән сүздән соң калганнарның бер минут тирәсе дәшми торуыннан да яхшырак берни булмас. Ә аннары исә кемгә дә булса башка сүз башлыйсы гына кала.
  • Тыңлаучыларга һушка килергә дә мөмкинлек бирмичә, бертуктамый мәзәкләр сөйләмәгез. Сүз уңаеннан берәр мәзәк сөйләп куюдан да яхшысы юк.
  • Сөйләүченең үзенең кычкырып көлүе тапкыр мәзәкне тулысынча бәяләргә комачаулый.
  • Дуслар арасында чәнечкеле сүзләр әйтүдән дә саклану яхшы. Кемне дә булса «корбан» итеп сайлап, шуның хисабына үзен күрсәтергә тырышкан кеше хакында, гадәттә, яхшы фикер тумый.
    Мондый чәнечкеле сүзләр ахмаграк булып күренә һәм, беренче чиратта, «тапкыр»ның йомшак якларын күрсәтә.
  • Сөйләргә генә түгел, тыңларга да өйрәнү файдалы. Әмма ул дәшмичә торуны аңлатмый.
  • Шул ук вакытта сезнең белән кем дә булса сөйләшкәндә букчада казыну, кесәләреңне актару, телевизорга, көзгегә карау бер дә матур түгел.
  • Әңгәмәдәшкә кызыксыну белән карарга кирәк. Сүзнең ни хакында барганлыгын аңлавыгызны күрсәтү өчен, вакыт-вакыт сораулар бирү, нинди дә булса искәрмәләр ясап кую яхшы.

Һәм тагын шуны онытмагыз: әңгәмәдәшенең сүзен инде бер тапкыр ишеткәне булса да, әдәпле кеше аны бүлдерми.

http://www.tukai-rt.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: