Заман сулышы

Лениногорскилыларга туберкулез авыруы турында

24 март көне бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Бу турыда шәһәребездәге туберкулезга каршы диспансер баш табибы Булат Рәмзи улы Хәмитов аңлатма бирде. - Әлеге авыруның билгеләре ниндирәк? - Кайсыбер очракта ул сиздерми, әкрен башлана: тиз ару, аппетит һәм йокы начараю, бераз ютәл күзәтелергә мөмкин. Башка авырулар вакытында...

24 март көне бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.
Бу турыда шәһәребездәге туберкулезга каршы диспансер баш табибы Булат Рәмзи улы Хәмитов аңлатма бирде.
- Әлеге авыруның билгеләре ниндирәк?
- Кайсыбер очракта ул сиздерми, әкрен башлана: тиз ару, аппетит һәм йокы начараю, бераз ютәл күзәтелергә мөмкин. Башка авырулар вакытында да шундый билгеләр очрау сәбәпле, кеше башта моңа игътибар да итми, ә кайчак туберкулез кинәт башлана: тән температурасы 37-38 градуска күтәрелә, хәл бетә, ютәл көчәя, ютәлләгәндә какырык килә башлый. Авыру кеше төнлә тирләп уяна, грипп яки үпкә ялкынсынуы башланган дип хаталана. Туберкулез еш кына кан төкерү белән дә башланырга мөмкин. Шулау ук туберкулезның төп билгесе чамадан тыш ябыгу. Аны халыкта элек "чахотка" дип йөрткәннәр, чөнки кешене ябыгуга китергән.
- Аны йоктырудан ничек сакланырга?
- Иң яхшы профилактика- үз вакытында вакцинация ясату. Ул беренче тапкыр бала туып дүрт көннән соң ясала. Имуннитет саклау өчен аларны алты яшьтә кабаттан ясату кирәк. Шуңа күрә әти-әниләр прививкалардан баш тартуның бала өчен бик аяныч тәмамланырга мөмкин икәнен аңласыннар иде. Өлкәннәр арасында чирне иртә стадиядә ачыклауда төп ысул- флюорография. Аны ел саен үтү мөһим. Балалар һәм үсмерләр арасында, Манту пробасы һәм яңа диагнозлау ысулы- Диаскинтест дип аталучы махсум эремә инъекциясе. Әйтеп узганымча, организмның табигый каршы торучанлыгы нык булса, туберкулез сезнең өчен куркыныч түгел. Хезмәт белән ялны дөрес чиратлаштыру, дөрес туклану, физкультура белән шөгыльлләнү, организмны чыныктыру, тәмәке һәм аракыдан баш тарту - барысы да туберкулезга каршы киртә булып тора.
Бүгенге көндә районда - тубдиспансерда 91 исәптә тора һәм аларның 38се - чирнең актив формасы белән авыручылар.
2015 елда 41 кешедә беренче тапкыр әлеге авыру барлыгы ачыкланган.
Зилә Мөдәррисова
Әңгәмәнең тулырак вариантын "Заман сулышы"ның җомга саныннан укыгыз

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: