Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыларның 1 апрельдән пенсияләре арта

1 апрельдән пенсия арта. Ул социаль пенсия алучыларга кагыла, индексацияләү 2,9 процент тәшкил итеп, илдәге 3,1 миллион кешегә кагылачак. Социаль пенсия алучыларга пенсионерлар (ирләрнең яше - 65 тән, хатын-кызларныкы - 60 тан), I, II, III төркем инвалидлар, инвалид-балалар, туендыручысын югалткан балалар керә. Индексация шулай ук вафат булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына,...

1 апрельдән пенсия арта. Ул социаль пенсия алучыларга кагыла, индексацияләү 2,9 процент тәшкил итеп, илдәге 3,1 миллион кешегә кагылачак.



Социаль пенсия алучыларга пенсионерлар (ирләрнең яше - 65 тән, хатын-кызларныкы - 60 тан), I, II, III төркем инвалидлар, инвалид-балалар, туендыручысын югалткан балалар керә. Индексация шулай ук вафат булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына, радиация һәм башка катастрофаларда зыян күрүчеләргә, кирәкле стажы булмаган пенсионерларга, Бөек Ватан сугышында катнашканнарга, Ленинград блокадасын кичергәннәргә кагыла, дип хәбәр итә Пенсия фонды идарәсе.


Социаль пенсия уртача 255 сумга артачак. Инвалид балаларның һәм балачактан I төркем инвалидларның пенсияләренең уртача күләме 378 сумга артып, шуннан соң 13 410 сумны тәшкил итәчәк. Балачактан инвалидларныкы 382 сумнан артып, 13 мең 556 сум булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев