Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыны тел мәсьәләсе борчый

Мин, Рөстәм Мәҗит улы Шакирҗанов, Зәй-Каратай авылында, кеше сүзе буенча, әни базга бәрәңге төшкән чагында дөньяга килгәнмен. Юл аркылы гына ФАП урнашкан, әни шунда эшләгән. Аннары без Лениногорскига күченеп киттек. Әни "ашыгыч ярдәм" станциясенә эшкә урнашты. Үзе эштә чагында сеңелем белән мине бер рус гаиләсенә кертеп калдыра. Хәзер дә хәтерлим:...

Мин, Рөстәм Мәҗит улы Шакирҗанов, Зәй-Каратай авылында, кеше сүзе буенча, әни базга бәрәңге төшкән чагында дөньяга килгәнмен.


Юл аркылы гына ФАП урнашкан, әни шунда эшләгән. Аннары без Лениногорскига күченеп киттек. Әни "ашыгыч ярдәм" станциясенә эшкә урнашты. Үзе эштә чагында сеңелем белән мине бер рус гаиләсенә кертеп калдыра. Хәзер дә хәтерлим: үзе аксак, аңа тетя Феня дип, эндәшә идек. Бераздан 7 нче балалар бакчасына йөри башладым, аннары ун ел 8 нче мәктәптә укыдым.
Сыйныфыбызда кырыктан артык укучы булгандыр. Араларында нинди генә милләт вәкилләре юк! Татар теле дәресе атнага ике тапкыр керә. Беренче укытучы Нәҗибә Зәкиевна, икенчесе Гәүһәр Гатиевна иде, фамилияләрен хәтерләмим. Ул чакларны искә төшерсәң, күзләргә яшь килә. Гәүһәр Гатиевна, укучыларны татар теле дәресенә кулларын-аякларын бәйләп, диярлек кертә иде. Класс ишеген бикләмәсәң, чыгып качалар. Миңа: «Син Шакирҗанов, 20 минуттан соң керерсең, болар тынычланганчы, егерме минут кына үтәр», дия иде. Күз яшьләре түгеп, елап, татар балаларын дәрескә кертә. Бу бит әле башлангыч сыйныф кына. Аннары татар теле кермәде. Ләкин мин татарча укыйм да, язам да.
Бүген Зәй-Каратай авылында туган телемдә сөйләшергә күршем Сиринәгә керәм. Татар авылында урамда русча сөйләшәләр бит, гарьлек. Ярты авыл тулы Урта Азиядән кайткан кешеләр яши. Нигә соң алар үзбәкчә сөйләшми? Урта Азия, Грузия, Әрмәнстан, Әзәрбайҗанда русча сөйләшүләренә ышанмыйм. Чөнки ул якларда яшәгәнем бар.
...1988 ел. Грузия. Тбилиси. Кафеда утырам. Каршымда унбишләп грузин, барысы да кызмача. Минем янга официант килеп басты, кулында поднос - анда ашамлык, вино. Тегеләр: "Это тебе русский Ваня от грузина" дип кычкыра. Ничек сикереп торганымны сизмәдем: "Я не русский, я сын великого татарского народа" дидем. Әнә шул илләрдә яшәп, аларча исәнләшергә өйрәндем, көнкүрештә иң кирәкле сүзләрне беләм.
Ә хәзер татар авылларында яшәүче үзбәк, яисә башка милләт вәкилләре нишләп русча сөйләшә соң? Нигә туган телләрендә аралашмый? Туган авылыңда татарча сөйләшергә аптырап утырасың.
Мәктәп балалары да укудан кайтканда, русча сөйләшә. Кайда соң аларның укытучылары? Зәй-Каратай рус авылына әверелеп бара түгелме?
Мин катнаш никахларга каршы түгел. Чөнки белгечлегем буенча ветеринария фельдшеры булгач, аңлыйм: андый гаиләләрдә акыллы, матур балалар туа. Тик бу тел бетәргә тиеш дигән сүз түгел бит. Телевизордан кайчак чит илдән кайткан татарларны күрсәтәләр: алар татарча сөйләргә тырыша, җырларыбызны яратып тыңлый. Тик Татарстанда яшәп, татар арасында үскән кешенең бер сүз татарча белмәвенә күңел әрни.
Сездән комментарийлар көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тел

2
X