Лениногорскилылар физкультурачы көнен ничек үткәргән? (фотолар)
13 август көнне "Юбилейный" паркында "Физкультурачы көне" спорт бәйрәме узды.
Бәйрәм кысаларында предприятие һәм оешма хезмәткәрләре арасында ГТО нормативлары бирү буенча ярыш үтте.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Марс Хәсәнов физик культура укытучыларына "Хезмәткә һәм саклануга (оборонага) әзер" Рәхмәт хатлары тапшырды.
Шулай ук, физкультурачы көнендә балалар һәм яшүсмерлә дә катнашты. Алар да ГТО нормативларын тапшыруда бик теләп катнашты.
Югары нәтиҗә күрсәткән катнашучылар призлар белән бүләкләнде.
https://vk.com/id710355460 мәгълүмат һәм фото алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев