Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар йөгерү буенча Спартакиадада катнашты

18 яшькә кадәрге егет һәм кызлар арасында йөгерү буенча XI Спартакиаданың II этабы Чабаксар шәһәрендә узды.

20 спортчыдан торган Татарстан Республикасы командасында Лениногорск шәһәренең спортчылары - Дмитрий Теребинов һәм Богдан Картежников катнашты.

Киеренке көрәштә Дмитрий ике тапкыр бронза медаль яулады, Богдан да авыр дистанцияне үтеп тугызынчы булды. Алар икесе дә катнаш эстафетада йөгерде һәм 5нче  урынны яулады.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы командасы тулы составта Чиләбе шәһәрендә үтәчәк Спартакиаданың III этабына чакырылды.

Чыгыш июль ахырында булды. Ярымфиналда Дмитрий Теребинов - унынчы, Богдан Картежников - уникенче урынны яулады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X