Лениногорскилыларны октябрь ахыры – ноябрь башында алты көнлек эш атнасы көтә
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыларны октябрь ахыры – ноябрь башында алты көнлек эш атнасы көтә

2 ноябрьдәге ял 30 апрельгә күчерелә, шуңа күрә бу көнне Россия халкына эшкә чыгарга туры киләчәк.

Ә 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Россия Хезмәт кодексының 95 маддәсе буенча, эшләми торган ял көне алдыннан эш көне бер сәгатькә кыскара. 2 ноябрь, шимбә көнне дә шулай булачак.

Шуны да искәртергә кирәк, Татарстан халкын соңыннан өч көнлек эш атнасы көтә, чөнки 6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә.

Т.И.


Нет комментариев