Лениногорскиның 14нче бакча нәниләре Кыш бабайга хатларын тапшырдылар (фотолар)
Шәһәрнең 14 нче балалар бакчасында ел саен Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан малайлар һәм кызлар Кыш бабайга хатлар язалар. Бу эшне өйдә, әти-әниләре белән бергә башкаралар һәм хатларны тәрбиячеләренә тапшыралар. Билгеле бер көнне Кыш бабай килеп, аларның хатларын җыеп китә.
Бу елны да шулай булды. Хатларны алып килгәч, балалар түземсезләнеп Кыш бабайның килүен көттеләр. Ниһаять, ул көн килеп җитте. Тәрәзәдән матур кызыл тунына бөркенгән ак сакаллы Кыш Бабай һәм аның оныгы Кар кызы күренделәр. Тәрәзә төпләрендә җыелган балаларга сәламнәр җибәреп, көтеп алган кунаклар бакча бинасын бер кат әйләнеп уздылар.
Балалар күңеле бу мизгелләрдә ниләр кичергәнен сүз белән генә әйтеп бирерлек түгел. Үзе килеп, хатларны алып киткән, балаларга кул болгап калган Кыш бабайга чын йөрәктән ышаналар балалар. Инде тиздән, Яңа ел бәйрәме җиткәч, малайлар һәм кызлар тагы бер кат Кыш Бабай һәм Кар кызы белән очрашып, күңелле итеп чыршы тирәсендә уйнар.
“Безнең балалар бакчасында бу инде бик матур традициягә әйләнде. Бакча ачылган елдан бирле, 2013 елдан алып, Яңа ел бәйрәмнәренә берничә көн кала, Кыш Бабай һәм Кар кызы килеп, балалар язган хатларны җыеп китәләр. Шулай ук кунаклар һәр төркемгә чыршы бүләк итеп китә. Балалар моның артыннан тәрәзә аша күзәтеп торалар. Алар өчен бу чын-чынлап зур могҗиза була”, - ди 14 нче бакча мөдире Надежда Загородская.
Урта төркем тәрбиячесе Регина Фәрхетдинова сүзләренә караганда, хат язарга кушкач та, балалар әти-әниләрен ашыктыра башлыйлар, кайберләре хәтта үз куллары белән булдыра алганча язып, рәсемнәр ясап, хатны тизрәк алып килергә тырыша.
Гөлназ Хәйретдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев