Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның "Ихлас" мәчетендә татар теле дәресләре алырга мөмкин

Лениногорскиның “Ихлас” мәчетендә татар теле курслары ачыла. 48 сәгатьлек программа нигезендә бирелүче дәресләр 6 ай дәвам итәчәк.

 

Менә берничә ел дәвамында шәһәребезнең үзәк мәчетендә татар теле дәресләре алып барыла. Әлеге курс программасы татар теленең сөйләм дәрәҗәсен өйрәнүгә, ситуатив лексик җыелмаларны үзләштерүгә һәм аралашу күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, теләк буенча ислам дине мәдәнияте белән танышу мөмкинлекләре каралган. Курслар бушлай. Татар теле курсларына балалардан алып, олы яшьтәге абый-апалар да йөри ала.   Укыту процессы тәмамлангач, тыңлаучыларга сертификат тапшырыла.

-    Безнең дәресләргә һәркем килә ала, яшь, җенес буенча чикләү юк. Ишекләребез һәркем өчен ачык. Ике төркем оештырырбыз дип уйлыйбыз, берсе – татар телен бераз белүчеләр өчен, икенчесе – гомумән дә татар телен белмәүчеләргә. Рус милләтеннән булып, татар телен өйрәнергә теләк белдерүчеләр бар, андыйларга куанабыз гына, шөкер, Аллаһ андыйларга татар телен өйрәнергә ярдәмен бирсен, - дип сөйли татар теле укытучысы Дилә ханым Мортазина.


Дилә ханым үзе татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 4 ел декрет ялында булган, малай һәм кыз тәрбиялиләр. Быел татар теле дәресләрен алып барырга укытучы эзләгәннәрен белгән дә, мәчет белән элемтәгә кергән. Һәм ниятләп әлеге эшкә алынган.

Тел өйрәнү дәресләре Россия ислам институтында эшләнгән методика һәм дәреслекләр буенча үткәреләчәк. Шулай ук әдәбият дәресләре дә каралган. Монда кыйссалар, Пәйгамбәрләр тарихы турында күбрәк белергә планлаштыралар. Дәресләр атнага ике тапкыр узачак. 4 октябрьдә шушы сорау буенча җыелыш узачак. Биредә дәресләр расписаниесен дә хәбәр итәчәкләр. Тел өйрәнергә теләүчеләр кызыксындырган сорауларын да бирә алалар.

Розалия Мостафина

Тулырак "Заман сулышы" газетында укыгыз

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев