Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның 11 нче балалар бакчасында капиталь ремонт бара(фотолар)

Быел шәһәрдәге 11нче, 2нче, 18нче, 24 нче балалар бакчасында капиталь ремонт үткәреләчәк. Ул республика программасы нигезендә башкарыла. Иң беренчеләрдән булып ел башыннан 11нче бакча ремонтка ябылды. Бакча бинасы 1976 елгы. Мөдире Эльвира Нуриәхмәтова әйткәнчә, "Төзекләндерү эшләре юбилей елына туры килде, быел безнең бакчаның төзелүенә 40 ел бит. Моны зур бүләк...

Быел шәһәрдәге 11нче, 2нче, 18нче, 24 нче балалар бакчасында капиталь ремонт үткәреләчәк. Ул республика программасы нигезендә башкарыла.
Иң беренчеләрдән булып ел башыннан 11нче бакча ремонтка ябылды.
Бакча бинасы 1976 елгы. Мөдире Эльвира Нуриәхмәтова әйткәнчә, "Төзекләндерү эшләре юбилей елына туры килде, быел безнең бакчаның төзелүенә 40 ел бит. Моны зур бүләк дип кабул иттек без - бик шатландык, ди.
Балалар бакчасындагы капиталь ремонт эшенә 1 гыйнвардан "ЛенКар" җәмгыяте керешкән, директоры - Хәмит Хәсәнов. Беренче һәм икенче каттагы тәрәзәләрне пластикка алыштырганнар. Подвалдан башлап, электрүткәргечләр, җылылык һәм кайнар-салкын су белән тәэмин итү системалары да алыштырылган.
- Җылылык батареялары яңага алмаштырылгач, ремонттан соң бакчабызда бик җылы булачак дип уйлыйм. Төзүчеләр әле кайбер төркемнәрдә батареяга өстәмә секцияләр дә урнаштырды, - ди Эльвира Ильясовна.
Төркем эчендә, коридорларда идәннәрне башта махсус өслек куеп тигезләп чыкканнар, хәзер линолеум җәясе генә калган. Маляр хатын-кызлар стеналарны штукатурлап, аннары буйыйлар. Азык блогы, кер юу бүлмәсе, медицина кабинетында, бәдрәфләрдә идән һәм стеналар плиткадан эшләнелгән. Соңгысында унитазлар һәм кул югычларның өр-яңаларын урнаштырачаклар.
Май аенда 11нче балалар бакчасы яңартылган килеш, ачык төсләргә баеп, матур "күлмәк киеп" ишекләрен ачар, үзенең кечкенәләрен каршы алыр.
Бу хакта тулырак "Заман сулышы"нын 16 март саныннан укыгыз.
Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев