Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның гимназия укучылары Тукайны яхшы белә (фотолар)

11нче гимназиядә татар халкының шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган нәфис сүз бәйгесе булып узды, дип яза Зөмәрә Шәрәпова. "Барлыгы 36 укучы катнашты. Балалар бик тырышып әзерләнгәннәр. Тукайның озын-озын шигырьләрен рус һәм татар телендә сөйлиләр. Аеруча, Данил Рохлинны билгеләп үтәсе килә, беренче класста гына булуына карамастан, "Су анасы"...

11нче гимназиядә татар халкының шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган нәфис сүз бәйгесе булып узды, дип яза Зөмәрә Шәрәпова.


"Барлыгы 36 укучы катнашты. Балалар бик тырышып әзерләнгәннәр. Тукайның озын-озын шигырьләрен рус һәм татар телендә сөйлиләр. Аеруча, Данил Рохлинны билгеләп үтәсе килә, беренче класста гына булуына карамастан, "Су анасы" шигырен бөтенләе белән яттан сөйләде.

Беренче урынга театральләштерелгән "Шүрәле" шигыре белән Алсу Мостафина, Динара Каюмова, Айдар Шәяхмәтов, Камил Җамалиев "Жил" шигыре белән, Адилә Гиматдинова, Диләрә Мөдәрисова "Китап" шигыре һәм Милена Максимова "Туган тел" шигыре белән чыктылар. Тукайны гимназиялеләр бик эйбэт беләләр икән, викторинада беренче урынны Рината Ямашева алды.

Иң яхшы сөйләүчеләрне 26 апрель көнне шәһәрнең төп бәйрәменә чакырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев