Заман сулышы

Лениногорскиның Керкәле авылында халык җыены узды

Керкәледән Тукмакка менүче үр авырткан җирнең берсенә әверелде, дип каршы алды шунда яшәүчеләр халык белән очрашуга килгәннәрне. Шунда яшәүчеләр дигәнем, җиде-сигез өлкән яшьтәге әби-бабай. Биредә унҗиде кешедән уникесе кыш чыгарга кала икән. Ә пропискада барлыгы 27 кеше тора. Монда әкрен генә үз җайларына яшиләр. Керкәледән Дамир Гыйләҗев кулдан килгәнчә булыша:...

Керкәледән Тукмакка менүче үр авырткан җирнең берсенә әверелде, дип каршы алды шунда яшәүчеләр халык белән очрашуга килгәннәрне.
Шунда яшәүчеләр дигәнем, җиде-сигез өлкән яшьтәге әби-бабай. Биредә унҗиде кешедән уникесе кыш чыгарга кала икән. Ә пропискада барлыгы 27 кеше тора. Монда әкрен генә үз җайларына яшиләр. Керкәледән Дамир Гыйләҗев кулдан килгәнчә булыша: азык-төлек белән тәэмин итә, йә үзе кирәкле әйберләрне алып илтә, йә тукмаклыларны алып төшә. Тик менә ике авыл арасындагы үр генә шунда йөрүче кешегә гүр газабы кебек тоеладыр. Зур йөк машиналары йөреп, юлны тәмам ватып бетергән. "Зинһар, шушы проблеманы хәл итү ягын карагыз әле", дип мөрәҗәгать иттеләр район башлыгы урынбасары Надежда Шалдаевага.
Салкын, җилле көннән соң Керкәленең җылы клубы каршы алды. Гадәттә, авыл клубларында салкын була торган иде. Җылыга кергәч, рәхәт булып китте. Керкәленең көнкүреше белән авыл җирлеге башлыгы Галия Шириязданова таныштырды. Биредә ике авылга 842 кеше яши, 351 шәхси хуҗалык бар. Балалар бакчасына ике төркемгә бүленеп, 30 нәни йөрүен ишетеп, бер яктан сөенеп куйсам, быел өч сабый дөньяга килеп, 17 кешенең фани дөньяга китүе уйга салды. Керкәлеләр уңган халык булып чыкты. Биредә үз эшен ачып, башкаларны да эш белән тәэмин итүчеләр бар. Берәүләр "Галимов Н." фермер хуҗалыгында көч куйса, икенчеләре мебель ясау цехында эшли. Мөгезле эре терлек саны 180 башны тәшкил итә. Сыер саны 130 башка җитә. Нишләп әле сөтлебикәне асрамаска, ди.
Әнә бит, хөкүмәт тә сыер асраучы шәхси хуҗалыкларга ярдәм итәргә тора: 2 мең сум күләмендә субсидия бирәчәк.
Галия Хөсәеновна әйтүенчә, элек Керкәледә суны насос куа торган булган. Ватылса, көннәр буе сусыз утырган чакларын да хәтерлиләр әле.
Линия сузганнан соң, бу хәл уңай якка үзгәргән. Тик менә керкәлеләр файдаланган су өчен түләргә теләми икән. Шактый суммада бурыч җыелган. "Әле шушы бурыч белән безне алган өчен "Вода района" җәмгыятенә без рәхмәтле", ди авыл җирлеге башлыгы. Су торбалары да иске, озак та көттермәс, тишелеп чыгуын да искәртте ул. Бу очракта тагын шул җәмгыятькә мөрәҗәгать итәчәкләр. Керкәле халкы, моны аңлап, суга булган әҗәтен түләр дип ышанасы килә. "Суга түләми икән, шул кешегә су килүне туктатып, өзеп куя торган итеп ясарга кирәк", диючеләр булды залдан. Бер апа өчен, быелгы җәй русча әйтсәк, бик тә "обидно" булган, узган ел 52 мең түләп су керттергән, ә быел ике ай сусыз утырган. "Чөнки җәй көне бакчаларына су агызучылар күп, безгә җитми", дип аңлатты ул.
Җыенда катнашкан "Вода района" җәмгыятен гамәлгә куючы Котдус Юнысов киләчәктә мондый күренешләргә чик куелачагына ышандырды. "Комиссия белән йөриячәкбез", диде ул. Ныклап торып, су буенча хезмәт күрсәтүгә тотынырга исәбе, бугай.
Галия Шириязданова әйтүенчә, планда торган эшләрнең берсе - ике зиратта да өмә үткәрү. Әлегә бу гамәлне үтәргә яңгырлы көннәр комачаулый, ди. Авылның тирә-ягын гел чистартып торуга да карамастан, юл кырыйларына чүп түгүчеләр бар икән. Тактакуш чишмәсе янында машина юарга да күп сорап тормыйлар, әле юганнан соң чүбен җыештырырга иренәләр дә икән. Билгеле, бу очракта керкәлеләр генә түгел, үткән-сүткән юлчы машиналар да гаепледер.
Биредәге җирләрне, билгеле булганча, "Лениногорская" агрофирмасы" эшкәртә. Бу хакта авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Илнур Галимов сөйләп үтте. Әлегә пайчылар белән исәп-хисап ясалмаган, ләкин шәхси хуҗалыклар салам белән тәэмин ителгән. Ул шулай ук "Эш башлаучы фермер", "Лизинг-грант" программаларында катнашып, үз эшләре өчен дәүләт ярдәменнән файдаланырга киңәш итте.
Урамдагы электр баганаларына лампочкалар кую эше әлегә төгәлләнмәгән, «ут куярга иде», дип гозерләрен җиткерүчеләр булды. Бер гаиләнең биш казын эт буган, "әле мондый очракның булганы юк иде", дип бу контрольгә алынды. Гомумән, җыен тыныч, арада ике яклы аңлашу җебе өзелмичә үтте. Ә бәлки, клубның җылы булуы да тәэсир иткәндер.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: