Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның Урдалы авылында үрнәк гаилә

Әнә шулай ди, Урдалы авылында тату гына гомер кичерүче Зәкәрия абый белән Илгизә апа Лотфуллиннар. Икәү бергә тормышның ачысын-төчесен татып яшәгән парның гаилә коруына декабрь аенда 55 ел була. Быелгы ел алар өчен "түгәрәкләр"гә бай. Август-сентябрь аенда Зәкәрия Зәки улының -80, Илгизә Ризатдин кызының 75 яшьлеген билгеләп үткәннәр. Менә озакламый...

Әнә шулай ди, Урдалы авылында тату гына гомер кичерүче Зәкәрия абый белән Илгизә апа Лотфуллиннар.
Икәү бергә тормышның ачысын-төчесен татып яшәгән парның гаилә коруына декабрь аенда 55 ел була. Быелгы ел алар өчен "түгәрәкләр"гә бай. Август-сентябрь аенда Зәкәрия Зәки улының -80, Илгизә Ризатдин кызының 75 яшьлеген билгеләп үткәннәр. Менә озакламый никах дәфтәрен яза башлау көнен дә билгеләп үтәрләр.
Әлеге искиткеч матур гаиләдә булып, эчкерсез, ачык йөзле хуҗабикә һәм күпне күргән, аталарча кайгыртучан хуҗа белән сөйләшеп утыруы үзе бер бәйрәм булды, күңелгә тынычлык китерде. Аларның иң зур байлыгы- тырыш хезмәт белән корган тормыш. Чыннан да, хезмәт тирен, ай-һай, күп тамызырга туры килгән бу парга.
Зәкәрия абый туган авылы Урдалыда дүрт классны тәмамлагач, колхозга ат караучы булып урнаша. "13 яшемнән эшли башладым. Әти фронттан чирләп кайтты, никтер безгә пособие дә булмады. Без алты бала үсеп, дүртенчесе булсам да, таякның юан башы шактый төште", дип искә ала ул. Әйе, эшкә батыр һәм батыр йөрәкле дә булган. Шулай булмаса, бүре белән күзгә-күз очрашып эшли алмас иде ул. Әйе, әйе, ат караучы булып эшләгәндә әлеге ерткыч хайван белән очрашкан.
- Бүреләргә бит тай кирәк, алар шуны эләктерү ягын гына карый,- дип сөйли Зәкәрия абый.-Уяулыкны югалтмыйча, кырда саклап кунабыз. Бүре, ашардай булып, өскә килә. Кулда корал-фәлән юк, ат белән еракка, күздән югалганчы куабыз.
Шулай дип сөйләгәндә, хәтта үземнең тәнем чымырдап куйды. Ә бүрене якыннан күргән кеше моның никадәр куркыныч икәнен үзе генә беләдер. Хәтер сандыгында ат белән бәйле тагын бер вакыйганы барлый ул:
- 1952 елның май ае. Кырда ат саклап торам. Менә бермәлне кыш көнендәге кебек буран, җил чыкты. Салам ышыгында гына ышыкланып торып булмады. Атларны исән-сау авылга алып кайтып җиткердем.
Шул елны армиягә китә. Германиядә 3 ел да 7 ай хезмәт итә. Анда шоферлыкка укый. Бу аңа киләчәк язмышы өчен ярап куйган. "Мин авылны яраттым, шуның өчен армиядән соң кая барырга дип икеләнеп тормыйча, туп-туры монда- Урдалыга кайттым", ди ул. Анда үзләштергән һөнәре буенча эшләп китә: иске "ГАЗ" машинасын ремонтлап, колхоз эшенә чыга. Шуннан сикәлтәле, урыны белән шома юлдан йөрүләр башлана.
Шофер булудан тыш, 1964 елда 2 елга сайлану вакыты белән авыл советы рәисе вазифасын башкара, аннан тагын техника "казанында кайный", ягъни автомеханик булып эшләү чорын әйтәм. Андый кеше тик кенә, тыныч кына утыруны белмидер, мөгаен. Зәкәрия абый пенсиягә чыккач та авылда ветераннар советы рәисе эшен алып бара.
- Автомеханик булып эшләгәндә, үземне, чын мәгънәсендә, гади эшче итеп тойдым. Иртәнге алтыда чыгып китеп, комбайннарны озатып, төнге 11дә генә өйгә кайта идем,-дип сөйли.
- Гел эштә булды инде, өйләнгәч тә күрмәдем мин аны,- дип сүзгә кушыла тормыш иптәше Илгизә апа.- Шулай бервакыт Зәкәрияне командировкага җибәрделәр. Ул вакытта печән чабарга өч көн бирәләр иде. Мин арба тартып, ә арбага бишек белән 2 айлык кызыбыз Илсияне куеп, печән чабарга киттем. Башкалар ирләре белән бергә чабалар иде. Авырлыкларны күрдек инде...,- ди ул.
Илгизә апа да шушы авылда туып-үскән, 1956 елда Бөгелмәдәге медицина училищесын тәмамлап, Урдалы медпунктында 2006 елга кадәр эшли. Ул вакытта өч авылга: Урдалы, Карагай, Урта Чишмәгә 2 мең ярым кешегә хезмәт күрсәтүен уйлап куясың да, тел шартлатырлык бит, диясең. Илгизә апа хәтердәгесен түгә:
- 1961 елда кызамык авыруы таралды. Урта Чишмәдә бер бала авыр хәлдә. Киттем чаба-чаба анда. Аңа 4 сәгать саен ике тапкыр пенициллин кададым. Ул вакытта "Ашыгыч ярдәм" чакырту юк иде, ул соңрак кына барлыкка килде бит әле. Хәле җиңеләйгәч, тагын чаба-чаба кайтып киттем. Чапмый хәлең юк, өйдә кайнанам имчәк баласы белән калды бит.
Әйе, ул чор буыны үзен-үзе белештермичә хезмәт иткән. Медицина көчле булмаса да, елына 70 хатын-кыз бәби тапкан. "Күбесен өйдә таптырырга туры килде, аннары гына берәр транспорт табып, Шөгергә озатам", ди ул. Хәер, Илгизә апа үзе дә эшен карусыз башкарган. Хәтта мунчада юынганда, башына шампунь салган килеш тә беренче ярдәм күрсәтергә чыгып йөгергән чагы булган. "Балаларның берсе дә минем юлдан китмәде, нинди һөнәр икәнен күреп үсте бит алар", ди.
Медпунктта тиешле җиһазлар, ярдәм сорап килүчегә уңайлы шартлар булмаса, әллә ни эш майтарып булмый. Ә Илгизә апа гел эзләнүдә булган, нәрсә дә булса булдырырга тырышкан. "Шәһәргә баш табиб янына кереп, гел соранып, теләнеп йөргәнгә, андагылар мине "әнә, чегән Илгизә килде" дип каршы ала иделәр", - дип искә төшерә ул. Менә шулай һаман да халык өчен булсын дип, тырыша-тырыша пенсиядән соң да 12 ел эшләгән. Шифалы кулы, тәмле сүзе, ачык йөзе өчен авылдашлары аны хөрмәтли, ярата. Шулай булмаса, хәзер дә янына укол кадатырга килмәсләр иде.
Бу ике җан бердәм, бербөтен булып үрнәк тормыш юлы үткән. Хезмәт ветераны Зәкәрия абыйның фидакарьләрчә хезмәте бик күп мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бәяләнгән. Коммунистик хезмәт ударнигы булып тормыш иткән Зәкәрия Зәки улы аларны кадерләп, узган тормыш хатирәсе ите саклый. Арада иң кадерлесе- "Данлы хезмәт өчен" юбилей медале, III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены.
Гөрләп торган зур йорт хәзер инде тынып калган. Биш бала: дүрт кыз һәм бер малай үсеп җитеп, үз ояларын корган. Ял, бәйрәм көннәрендә исә Лотфуллиннар гаиләсе тагын гөрләп тора. Соң, бик күбәү бит алар, балалардан тыш, ун онык, ике оныкчык әби-бабайга шатлык булып яши. Киләчәктә дә аларга шулай бергәләшеп, туган нигезнең җылысын саклап, озын-озак гомер итәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилђ