Заман сулышы

Лениногорскиның Урмышлы һәм Кирлегәч авылларында халык ничек яши?

Урмышлылылар бердәм булып, бер-берсенә ярдәм итеп, тату яши, дигән фикергә килдем район җитәкчелегенең авыл халкы белән очрашуыннан соң. Авылда җыр-биюгә сәләтлеләр дә шактый икән. Җыенга килүчеләрне өлкәннәргә багышланган концерт белән каршы алдылар. Балалар бакчасыннан ук сәхнәдә чыгыш ясарга өйрәтә аларны апа-абыйлары. Әнә, 3-4 яшьлек сабыйлар: Әй әбием, әбекәем, Кояш кебек...

Урмышлылылар бердәм булып, бер-берсенә ярдәм итеп, тату яши, дигән фикергә килдем район җитәкчелегенең авыл халкы белән очрашуыннан соң.
Авылда җыр-биюгә сәләтлеләр дә шактый икән. Җыенга килүчеләрне өлкәннәргә багышланган концерт белән каршы алдылар. Балалар бакчасыннан ук сәхнәдә чыгыш ясарга өйрәтә аларны апа-абыйлары. Әнә, 3-4 яшьлек сабыйлар:
Әй әбием, әбекәем,
Кояш кебек күңелең.
Сәламәтлек бирсен Ходай,
Озын булсын гомерең, дип тырышып-тырышып җыр сузды.
Урмышлы авылы җирлегендәге 318 хуҗалыкта 603 кеше яши, шуның 251е - пенсия яшендәгеләр, 108 е - балалар һәм яшүсмерләр, дип санап китте авыл җирлеге башлыгы Артур Хәбибуллин. Быел авылда биш бала туган. 200 баш мөгезле эре терлек, шуның 103е савым сыеры. Сыер асраучылар шактый икән әле. Артур Фәнзәт улы үзе дә: "Авыл җирендә яшәгән һәр кеше берәр эре мал тотарга тиеш, дип уйлыйм", әйтеп тора. Көтү көтәр өчен җирләре дә шактый. "Ф.Хәбибуллин" күмәк фермерлык хуҗалыгы терлек азыгы белән ярдәм итә. Районда беренчеләрдән булып бер пай җире өчен икешәр центнер икмәк өләшенгән. Чәчкән җирләргә мал чыгармаска, дигән үзара килешүне бозучылар гына бар икән. "Яхшы гына чыккан уҗымнарны харап итәләр бит", ди фермер Фәнзәт Хәбибуллин.
Сыерларны гына түгел, абзардагы вак терлекне дә вакцинацияләргә кирәк диелде. Чөнки котыру чире куркынычы бар.
Авыл җирендә яшәүчеләргә бирелүче кредиттан быелның 9 аенда 14 кеше файдаланган. Кредит алучылар буенча районда беренче урында торалар. Димәк, халык нәрсәдер эшли, булдырырга тырыша.
Үзара салым (самообложение) җыймаучы авыллардан да алар бердәнбер санала. Салымнарны җыюда, ел күрсәткечләре буенча, 800 меңгә якын өстәмә табыш та алырга җыеналар. Ел тәмамлангач, исәп-хисап җыелышында әлеге акчага нәрсә эшләргә икәнен халык белән бергәләп хәл итәрбез, диде авыл җирлеге башлыгы.
Киләсе елда башкарыласы эшләр дә шактый җыелган. Арада су плотинасын ремонтлау, 600 метр озынлыктагы таш түшәү кебеге бар.
Җыенда катнашучылар "Шәһәрдән иң ерак урнашкан авыл - безнеке, килеп туган хәлләрдә тиз тәэсир итәр өчен полиция участковые даими рәвештә биредә булырга тиеш, дип саныйбыз",- диләр. Участковыйга йорт салу буенча республика программасына кертүне сорыйлар.
Җыенда Урмышлы халкының дус, бердәм булуына тагын бер кат инандык. Теләсә-кайсы проблеманы бергәләп, уртага салып хәл итәләр монда. Шуңа ризасызлык белдереп, зар түгеп утыручылар булмады. Ә җыен тәмамлангач, Фәнзәт Хәбибуллин барысын да Корбан ашына алып кереп китте. Башкаларны кызыктырырлык итеп яши беләләр шул Урмышлыда.
Кирлегәч тә шактый зур авыл. Тик оешканлык җитеп бетми, бугай. Ул көнне безгә, клубка халык җыелуын шактый көтеп утырырга туры килде.
Биредә 241 хуҗалыкта 524 кеше яши. 47 бала мәктәптә укый, 13 сабый балалар бакчасына йөри. 205 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, 79ы - сыер. 5 гаилә шәхси хуҗалыкларын үстерү өчен кредит алган. Бу саннар авыл җирлеге башлыгы Халисә Фазылова чыгышында бар иде.
Авыл җирләрен "Сатурн-Урал" җәмгыяте чәчә, эшкәртә. Пай җирләре өчен халыкка икмәкләтә түләгәннәр. Хәйбриевлар һәм Мокыймовлар күмәк фермерлык хуҗалыклары бар. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Илнур Галимов аларны мактап телгә алды һәм үз эшләре белән шөгыльләнергә теләүчеләргә "Эш башлаучы фермер", "Лизинг грант" программаларында катнашу мөмкинлеге булуын әйтте.
Авылда бүгенге көндә иң кирәк объект - яңа фельдшер-акушерлек пункты. Ул бик иске, анда керергә куркыныч, диләр кирлегәчлеләр. Авыл җирлеге башлыгы әйткәнчә, бу мәсьәлә хәл ителергә тора, урыны билгеләнгән. Киләсе елда, республика программасы кысаларында, модульле яңа ФАП төзелеп, кулланылышка тапшырылырга тиеш. Моның өчен быел көздән аның нигезен салып калдырырга планлаштыралар.
Халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Луиза Ефарова авылдагы пенсия яшендәге апа-абыйларны реабилитацияләү үзәгенә килеп, сәламәтлекләрен ныгытырга, ял итәргә чакырды. "Җәйге-көзге чорда эшләп арыган сөякләрне, буыннарны язар өчен әзрәк дәваланып кайту комачау итмәс. Алдан язылып куегыз. Бәясе дә арзан", диде.
Җыенга килүчеләрнең үзләренә сүз бирелгәч сорау, зарлану шактый булды. Алар карьердан таш ташучы "КамАЗ"лар юлны җимереп бетерүеннән зарланды. Җитмәсә, машина йөртүчеләр су буена төшеп, тирә-ягын пычрата, диештеләр. Бер укучының әнисе: "Балалар мәктәптән кайтканда, кибет янында эчеп утыручыларга юлыга, аларга карата берәр чара күреп булмыймы?" дип сорады. Су мәсьәләсенә килеп җиткәч, ризасызлар аеруча артты. Минем аңлавымча, кирлегәчлеләрнең күпчелеге су исәпләгечләре куйдырган. Әмма аларга килеп пломба куючы юк. Шуңа да су өчен норматив буенча түләргә мәҗбүрләр. Әле сентябрьдә генә эшли башлаган "Вода района" җәмгыятен гамәлгә куючы Котдус Юнысов: "Якын арада контролерлар килеп, пломба куярлар", дип ышандырды. Телефон номерын әйтеп, исәпләгеч буенча күпме су кулланганны хәбәр итәргә кушты, диде.
Кирлегәчлеләр борчу-мәшәкатьләрен уртага салып, бер-берсен аңлап хәл итсеннәр иде, диясе килә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: