Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның яшь гаиләләре фатирлы булды (фотолар)

Шәһәребезнең 7нче микрорайонында шушы көннәрдә тугыз катлы йорт кулланылышка тапшырылды. Әлеге йортның 20 фатирына "Лениногорскнефть" идарәсе хезмәткәрләре ия булды. Шушы көннәрдә Достоевский урамы, 11нче йорт адресы буенча төзелгән 52 фатирлы йорт социаль ипотека программасы буенча яшәүчеләргә тапшырылды. Шуның 20 фатиры нефть һәм газ табу идарәсе хезмәткәрләренә бирелде. Тагын да шатлыклы...

Шәһәребезнең 7нче микрорайонында шушы көннәрдә тугыз катлы йорт кулланылышка тапшырылды. Әлеге йортның 20 фатирына "Лениногорскнефть" идарәсе хезмәткәрләре ия булды.

Шушы көннәрдә Достоевский урамы, 11нче йорт адресы буенча төзелгән 52 фатирлы йорт социаль ипотека программасы буенча яшәүчеләргә тапшырылды. Шуның 20 фатиры нефть һәм газ табу идарәсе хезмәткәрләренә бирелде. Тагын да шатлыклы күренеш: фатирга ия булучыларның күбесе яшь гаиләләр. Аларны бәхетле мизгелләре белән "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов котлады.
Менә ул дулкынландыргыч мизгел - символик ачкычны яшь гаилә Мещановларга тапшырдылар. Илья белән Гүзәл әлеге шатлыклары зур: 76 квадрат метрлы өч бүлмәле фатирга ия булдылар.
Розалия Мостафина
Сергей Трусов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев