Лениногорскиның ЗАГС бүлегендә күп балалы гаиләләрне хөрмәтләделәр (фото)
Узган атнада ЗАГС бүлегенең тантаналар залында Әниләр көне уңаеннан чара үтте. Бәйрәмгә 8 күп балалы гаилә чакырылган иде. Килгән кунакларны район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова бәйрәм белән тәбрикләде, аларга гаилә бәхете, исәнлек һәм иминлек теләде. Шулай ук ул "ОХТИН - ОЙЛ" җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Хөснетдиновка әлеге бәйрәмне оештыруда ярдәм...
Узган атнада ЗАГС бүлегенең тантаналар залында Әниләр көне уңаеннан чара үтте.
Бәйрәмгә 8 күп балалы гаилә чакырылган иде. Килгән кунакларны район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова бәйрәм белән тәбрикләде, аларга гаилә бәхете, исәнлек һәм иминлек теләде. Шулай ук ул "ОХТИН - ОЙЛ" җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Хөснетдиновка әлеге бәйрәмне оештыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
1 нче ТОС рәисе Ринат Миннегаләмов әниләргә чәчәк бәйләмнәре, истәлекле бүләкләр тапшырды һәм күркәм бәйрәм белән тәбрикләде. Ә балалар санаулы мизгелләр эчендә ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре ярдәмендә әниләренә котлау открыткалары әзерләделәр һәм үз теләкләрен җиткерделәр.
- Әни - балалары өчен мәңгелек яклаучы - саклаучы фәрештә ул. Безнең әниләр үзләренең киң күңелле, тугрылыклылары, чын күңелдән сөя белүләре һәм искиткеч сабыр булулары белән башкалардан аерылып тора, - диде азактан ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Миннегаләмова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев