Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның “Ак калфак” оешмасы балаларга милли ризыклар пешерү буенча өйрәтү дәресләре уздырды (+ фотолар)

Алар шулай итеп “Интернетсыз көн” дигән акциягә кушылды.

 

Лениногорскиның “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы төрле кызыклы чаралар уздырып кына тора. Бу юлы Мәдәният сарае белән берлектә “Интернетсыз көн” дигән акция кысаларында шәһәребезнең бер кафесында милли ризыклар пешерү буенча остаханә уздырдылар.

Ә милли ризыкларны пешерергә өйрәнергә  11нче гимназия укучылары, “Айсылу” балалар театрына йөрүчеләр килде.
“Интернет булмаганда, нәрсә эшләргә? Әлбәттә, тәмле итеп берәр милли ризык әзерләргә, гаиләне, әти-әнине сыйларга кирәк. Без шундый өйрәтү дәресе уздырырга дип күптән хыялландык, - дип сөйли Лениногорскиның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Тәслимә Рафикова. – Менә хыялыбыз чынга ашты. Кафе хуҗасы Руслан да - милли җанлы егет. Безнең теләгебезгә каршы килмәде”, - ди.

“Ак калфак”ның уңган ханымнары һәм балалар бергәләп өчпочмак, бөккән (кайбер якларда бөкре диләр икән) һәм кыстыбый пешерделәр. Балалар бәрәңге турауда, уклау белән камыр җәюдә катнашты.

Ризыкларны пешерү барышында аны ничек итеп ясарга, камырның нинди серләре бар, ризыкны тәмле итү өчен ни эшләргә кирәклеген – балалар барысын да белде.

Тырышып, бар күңелен биреп ясаган өчпочмаклар мичкә кереп китте. Ә ул пешкән арада балалар үзләре белгән татарча такмаклар әйтеште, җырлар җырлап алдылар.

Соңыннан бергәләп тәмле өчпочмаклар белән чәй эчтеләр. Үзең пешергән ризык тәмле була икән, диде балалар.

Розалия Мостафина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев