Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әлфия ханым Мостафинаның бер көне дә бушка узмый: ясый, чигә

Лениногорск районы талантлы, күркәм шәхесләргә бай. Шуларның берсе – Әлфия Мостафина. 


Әлфия ханым инде 10 ел лаеклы ялда. Шулай да, аның бер генә көне дә бушка узмаган. Пенсиягә чыккач яңа, киңкырлы, төрле төсмерләргә бай тормышы башланган аның.


Шәһәрдә күпләр Әлфия Мостафинаны кул эшләре остасы итеп белә. Чыннан да, аның тылсымлы куллары белмәгән эш юктыр да мөгаен. Кечкенәдән үк тегәргә, бәйләргә, чигәргә өйрәнеп үсә ул. Бу мавыгуы аны гомере буена озата бара. 


Өенең кайсы почмагына карасаң да, анда хуҗабикәнең хезмәт җимешләре чагыла. Төрле ысуллар кулланып ясалган картиналар, чиккән өстәл япмалары, мендәрләр, тасмалардан ясалган чәчәкләр күз явын алырдай булып тора. 

Оныкларының киемнәре дә башкаларныкыннан аерылып тора һәрчак. Аларны әбиләре аерым наз, ярату белән бәйләгәндер. Ә бертуганының кызына чыгарылыш кичәсенә һәм хәтта туй күлмәге бәйләгән ул. Аларның матурлыгына исең-акылың китәр.   

Оста куллы Әлфия Мостафинаны шәһәрдә тиз күреп алалар. Ветераннар советына чакыралар. Анда ул кул эшләре түгәрәге ачып җибәрә. Башкаларга да үзе белгәннәрне җиткерергә тырыша ул. Тынгы белмәс Әлфия ханым яңадан-яңа чигү, бәйләү ысулларын өйрәнеп тора, түгәрәккә йөрүчеләрне дә өйрәтә.

Эш тәҗрибәсе белән үзара уртаклашу кешеләрне бер-берсенә якынайта, дуслаштыра да. Әнә шулай, яратып башкарган эш тормышка тагы да ямь, мәгьнә өсти.  Хезмәтеңнең башкаларга кирәк булуын тою – олы бәхет ул, ди Әлфия Мостафина. 

 

Язма кыскартылды.

Гөлназ Хәйретдинова, автор фотолары


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев