Лилия Тимергалиеваның улы туган
13 май көнне танылган шагыйрә, «Ярдәм» мәчетенең тернәкләндерү үзәге җитәкчесе урынбасары Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева бәби тапкан.
Бу хакта сөенечле хәбәр белән "Ярдәм" фонды уртаклаша.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, Лилия һәм сабый үзләрен яхшы хис итә. Моңа без чиксез шат.
Аңарчы Лилия үзе: "Куркуга карамастан, без тормышны сайладык һәм мин үкенмим, чөнки бу бик яхшы. Хәзерге вакытта бала сәламәт - бу бәхет түгелме!?" дип уртаклашкан иде.
Лилияне һәм аның ире Ришат Тимергалиевны чын күңелдән әлеге көтеп алынган бәхетләре белән тәбриклибез!
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=29160
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев