Машинада бала янган
Ике малай ишегалдында уйнап йөргәндә әни кеше аларны «ВАЗ-2105» машинасы салонына яба да, үзе малларны ашатырга дип сарайга кереп китә. Чыгуына автомобильдән куе төтен чыгып, машинаны ялкын биләп алган була. Малайларның берсе бу вакытта машинадан чыгып урамда уйнап йөри. Ә ике яшьлеге салонда янып үлә. Бу аянычлы хәл Хабаровск өлкәсендә...
Ике малай ишегалдында уйнап йөргәндә әни кеше аларны «ВАЗ-2105» машинасы салонына яба да, үзе малларны ашатырга дип сарайга кереп китә.
Чыгуына автомобильдән куе төтен чыгып, машинаны ялкын биләп алган була. Малайларның берсе бу вакытта машинадан чыгып урамда уйнап йөри. Ә ике яшьлеге салонда янып үлә.
Бу аянычлы хәл Хабаровск өлкәсендә була. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Гаилә имин гаиләләрдән санала. Соңгы вакытта гаилә башлыгының машинасы файдаланылмыйча ишегалдында торган була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев