Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Матурлык яратучы районнар рейтингында Лениногорск та бар

«КИТАП FM» радиосы матурлык яратучы районнар рейтингының беренче нәтиҗәләрен игълан итте. Рейтингта алдынгы урыннарда торган районнарга радио «Мин матурлык эзләп йөрим» дигән автомарафон белән килеп, урам концертлары куячак.

Рейтинг ВКонтакте социаль челтәрендә оештырылган тавыш бирү нәтиҗәләре буенча төзелә. 

«Мин матурлык эзләп йөрим...» автомарафонының маршруты языла башлады. Бу атнада иң күп тавыш җыйган кала-салалар исемлеген Сарман җитәкли. Икенче урында Актаныш, өченче булып Нурлат тора. Димәк, әгәр тавыш бирү нәтиҗәсенә якын көннәрдә үзгәреш кертелмәсә, “Китап”лылар матурлык эзләп Сарманга юл тотачак», – диде радионың баш мөхәррире Алмаз Миргаязов. 

Тавыш бирү дәвам итә. Бер атнада 900гә якын кеше тавыш бирүдә катнашкан. 

Хәзерге вакытта автомарафонга әзерлек бара. Урам концертларында, «КИТАП FM» алып килгән җырчылар, артистлар, шагыйрьләрдән тыш, райондагы сәнгатькәрләр һәм үзешчәннәр дә катнашыр дип көтелә.  

«Сез чакырыгыз, без киләбез!» – дип өнди Алмаз Миргаязов. 

https://tatar-inform.tatar/news/maturlyk-yaratucy-raionnar-reitingy-bilgele-buldy-5856774

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев