Заман сулышы

Медицина ярдәме тиешенчә күрсәтеләме?

Үзәк район хастаханәсендә бушлай медицина ярдәме күрсәтү һәм аның сыйфаты буенча "түгәрәк өстәл" үтте. Анда башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, үзәк район хастаханәсе баш табибы Наил Нигъмәтуллин, дәвалау эшләре буенча баш табиб урынбасары Зарина Имаметдинова, «АК БАРС-Мед» иминият компаниясенең Лениногорск филиалы җитәкчесе Наталья Панакшина һәм иминиятләштерелгән...

Үзәк район хастаханәсендә бушлай медицина ярдәме күрсәтү һәм аның сыйфаты буенча "түгәрәк өстәл" үтте. Анда башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, үзәк район хастаханәсе баш табибы Наил Нигъмәтуллин, дәвалау эшләре буенча баш табиб урынбасары Зарина Имаметдинова, «АК БАРС-Мед» иминият компаниясенең Лениногорск филиалы җитәкчесе Наталья Панакшина һәм иминиятләштерелгән гражданнар катнашты.
«АК БАРС-Мед» иминият компаниясе хастаханә белән бергә эшли. Чөнки ул клиентларына иминият полисы биреп кенә калмый, аларның хокукларын яклый һәм мәнфәгатьләрен кайгырта. Мондый «түгәрәк өстәл»ләр безнең районда гына түгел, республика буенча һәр муниципаль берәмлектә уздырыла. Аның максаты - табиблар белән пациентлар арасындагы аңлашылмаучанлыкны бетерү, сыйфатлы медицина ярдәменнән файдалануга юнәлдерелгән.
«АК БАРС-Мед» иминият компаниясе белгечләре иминиятләштерелгәннәр арасында бу хакта аңлату эшләре алып бара, әңгәмәләр үткәрә. Пациентларга анкеталаштыруда катнашу мөмкинлеге тудырыла: алар медицина учреждениесендә күрсәтелгән хезмәт, дәвалаучы табибларның авыруларга мөнәсәбәте турында үз фикерен әйтә ала. Мисал өчен, быел безнең райондагы дәвалау учреждениеләрендә 26-40 яшьтәге 286 авыру (62 проценты хатын-кызлар) арасында анкеталаштыру үткәрелгән. Катнашучыларның 60 проценты медицина хезмәте күрсәтүне канәгатьләнерлек дип кенә бәяләгән.
Быелның 10 аенда иминият компаниясенә медицина ярдәме күрсәтү буенча дәгъва белән 186 кеше мөрәҗәгать иткән. Зарланучыларның яртысын кайбер кабинетларга, аеруча УЗИ үтү өчен су буе чират булуы борчый. Өлкән буын медицина ярдәме өчен акча сорау, дару, препаратлар белән тәэмин ителеш, күрсәтелгән ярдәмнең сыйфатыннан, табибны сайлау мөмкинлеге яисә хастаханәдә этиканың түбән дәрәҗәдә, табибларның дорфа булуыннан зарлана.
«Түгәрәк өстәл»дә каралган сораулар һәм бәхәсле мәсьәләләр еш кына гомуми практика табибларының пациентка тиешенчә аңлатмавы белән бәйле. Мәсәлән, бирегә килгән II группа инвалид Ирек Камалетдиновны әлеге проблема борчый. Ул УЗИ үтә алмавыннан зарланды. Табиб УЗИга юллама биргән, ә түләүсез үтү мөмкинлеге 30 көннән соң гына мөмкин булачак икән. Әнә шул рәвешле, II группа инвалид УЗИ үтәргә талон ала алмый йөри. Чират көтмичә үтәсең килсә, түләргә кушалар. Чарасын таба алмаган граждан иминият компаниясенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. М.Мостафина исә хастаханә юлын таптап туйган инде. Аның сүзләренчә, иренә 90 яшь, күзләре начар күрә. Окулистка мөрәҗәгать иткәч, аларга 1 айдан соң килергә кушалар. Алар көтеп тормый, ә Чабаксарга китә. Анда бабайны көнендә үк тикшереп, кирәкле рецептны язып биргәннәр.
-Невропатологка баргач та, үтә алмадык. Югыйсә аңа чират юк, табиб та буш утыра иде. Кергәч безгә: «Сез язылмыйча килгәнсез, кабул итмим», диде, -ди.
Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Наил Нигъмәтуллин:
-Әлбәттә, соңгы очракта гаеп бездә, - диде. - Бүгенге көндә хастаханәдә окулистлар дүртәү. Чират җитмәскә мөмкин түгел. Әмма невропатолог белән бераз кыенлык бар. Тик ул буш вакыты булса, язылганмы, язылмыйча килгәнме, кабул итәргә тиеш. Биредәге моң-зарларга, ике як арасында аңлашылмаучанлык тууда гомуми практика табибының өлеше бар. Ул дөрес итеп аңлатырга тиеш. Ник дигәндә, кеше барысын да белеп бетерә алмый, шуңа күрә алар пациентларга бушлай медицина ярдәме күрсәтүдә планлы чират булуы хакында әйтергә тиеш. Әлеге проблеманы уңай хәл итәргә тырышырбыз, - диде баш табиб.
«Түгәрәк өстәл»дә иминиятләштерелгәннәр борчыган сорауларына җавап алды бу көнне. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк мондый очрашуларның халык өчен генә түгел, сәламәтлек учреждениесе өчен дә файдалы булуын искәртте һәм алга таба да аларны оештыруны дәвам итәргә кирәклеген әйтте.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: