Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның «Медицина үзәге» – һәркемгә ярдәм итә

Күп очракта сукыраюга китерүче шикәр диабеты авыруының яңа очраклары турында лениногорскилылар, шулай ук республикада яшәүчеләр арасында еш ишетәбез. Моңа кадәр офтольмологик авыруларны ачыклау һәм дәвалауның төп үзәге булып (Лениногорск халкы һәм якын-тирә районнар өчен) Казан хастаханәсе булып торды. Хәзер бездә дә төрле офтольмологик авыруларны ачыклау һәм ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирүче...

Күп очракта сукыраюга китерүче шикәр диабеты авыруының яңа очраклары турында лениногорскилылар, шулай ук республикада яшәүчеләр арасында еш ишетәбез. Моңа кадәр офтольмологик авыруларны ачыклау һәм дәвалауның төп үзәге булып (Лениногорск халкы һәм якын-тирә районнар өчен) Казан хастаханәсе булып торды. Хәзер бездә дә төрле офтольмологик авыруларны ачыклау һәм ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирүче лазер хирургиясе өчен яңа европа
җайланмасы булган үзәк эшли башлады.

Диабет белән авырганда күрү сәләтен югалтмас өчен үзвакытында квалификацияле медицина
ярдәменә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дәвалауны сузган очракта кеше Казан яки Мәскәүгә барырга, кыйммәтле операция һәм юл өчен түләргә мәҗбүр була. Мондый медицина үзәгенең ачылуы лениногорскилыларга гына түгел, тирә-күрше районнарда яшәүчеләргә дә күз авыруларын ачыклау һәм дәвалау мөмкинлеге бирә.
CIRRUS Photo800 иң яңа Германия приборы ярдәмендә табиблар пациент халәтендәге үзгәрешләрне күзәтеп, төгәл компьютер диагностикасы уздырып, диабет, кан тамырлары тромбозы, глаукома, күзнең челтәр катламы (сетчатка) һәм мөгез катламын (роговица) нәтиҗәле дәвалау программасы төзиләр. Әлеге үзәктә диагноз кую өчен тиз арада барлык анализларны да тапшырырга була.
Офтольмологик һәм эндокринологик юнәлешләрдән тыш «Медицина үзәге»ндә югары категорияле кардиолог, гинеколог һәм ультра-тавыш тикшерүе буенча табиб-эксперт (мондый класстагы УЗИ-аппараты республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендәге клиникаларда бик аз) кабул итә.
Биредә бөтен төр анализлар ясау мөмкинлеге бирүче гормональ лаборатория эшли. Үзәктәге табибларда эшкә урнашканда (шулай ук кеше сәламәтлеге өчен зарарлы җитештерү өлкәсе өчен), юл йөрү таныклыгы һәм корал йөртү өчен медицина тикшерүе үтәргә мөмкин. «Медицина үзәге»нең бөтен төр эшчәнлеге өчен лицензиясе бар, табиблар югары һөнәри квалификация сертификатларына ия.
Родион Сеняшин
Адресы: Лениногорск шәһәре, Горький урамы, 36, 1 нче помещение
Телефон: 4-01-42.
Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев