Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Минекеләр сыер керфегенә охшап калды, яки керфек үстерү күзсез калдыра

Хатын-кызлар арасында киң таралган ясалма керфек үстерү күз өчен зыянлы дип ачыклаган табиблар.

 

Бу хакта Бөекбритания газетасы хәбәр итә. Чит ил офтальмология клиникасы табиблары аңлатуынча, керфек үстерү модага кергәннән бирле, күз инфекциясе авырулары арткан.

Күз кабагы зарарлану очраклары да шактый. Бу блефарит авыруына да сәбәпче икән. Әлеге авыру вакытында күз кабаклары, керфек асты шешә, бу инфекцияне дәвалау шактый авыр. Керфек коелу да еш күзәтелә. Ә керфексез кешедә күз авырулары килеп чыгу ихтималы тагын да арта. Чөнки керфекләр кешене тузаннан, җилдән саклый.

Эльмира Гарипова, Апас:
– Авылда бер кыз ясалма керфек ясау белән шөгыльләнә башлагач, аңа модель буларак барган идем. Беренче тәҗрибәсен миндә уздырды. Фотода күрсәткәнчә, керфекләр бик табигый булырга тиешләр иде. Әмма, минекеләр сыер керфегенә охшап калды. Иптәш кызны ачуландырырга теләмичә, кайткач, аларны үзем йолкый башладым. Нык авыртты, кайбер керфекләрем, хәтта төбе белән йолкынып чыкты. Үзем елыйм. Хәзер менә керфекләрем бөтенләй юк диярлек. Яңасы үссен өчен дүрт ай вакыт кирәк, диделәр.

 

Фото: https://pixabay.com/ru

Шәһри Казан

 http://tulachi.ru/news/glavnyie-novosti/minekelr-syer-kerfegen-okhshap-kaldy-yaki-kerfek-ster-kzsez-kaldyra

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X