Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Минтимер Шәймиев Татарстанның югары вазифаи заты өчен «Рәис» атамасын хуплады

Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Советы Киңәшчесе Минтимер Шәймиев депутатлар республика җитәкчесе вазифасына тәкъдим иткән яңа атаманы кабул итәргә өндәде.

«Хәзер вазгыять җиңелләрдән түгел. Безгә хәзер бердәмлек кирәк. Гел шуңа омтылып, шул ук вакытта республиканың йөзен саклап калырга да тырыштык. «Татарстан Республикасы Рәисе» - югары вазифаи зат» тәкъдиме белән таныштым. Татарстан Конституциясенә бу вариант әйбәт булыр иде, чөнки республика дәрәҗәсе кала. Югары вазифаи зат атамасы һәрвакыт четерекле сорау булды. Ул вакытларны барыбыз да кичердек, беләбез», - диде Минтимер Шәймиев.

Дәүләт Киңәшчесе фикеренчә, хәзерге Президентка үз вазифасында эшләп бетерергә мөмкинлек бирергә кирәк. «Безнең Татарстанда бөтен халык сайлап куйган Президентыбыз бар, аңа шул Президент вазифасында эшләп бетерергә кирәк. Без бит хәзер бу мәсьәләдә референдум уздыра алмыйбыз, моңа ихтыяҗ да юк. Безгә федераль үзәк белән уртак тел табу мөһим», - диде Минтимер Шәймиев.

«Глава-раис» атамасы миңа әйбәт кебек тоела. Бу вазгыятькә туры килә торган төшенчә. Рус теллеләр өчен «глава» мәгънәсендә, татар телендә «рәис» буларак дөрес кабул ителә», - диде.

https://tatar-inform.tatar/news/mintimer-saimiev-tatarstannyn-yugary-vazifai-zaty-ocen-rais-atamasyn-xuplady-5864711

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев