Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Минтимер Шәймиев Сәкинә ханым турында: Хушлашуы күңелдә матур булып калды

Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). “Сәкинәнең кешеләрне яратуы, хөрмәт итүенең иге-чиге юк иде. Авырганда да һәрвакыт эшкә ашатып-эчертеп озатып кала иде”, - дип сөйләде Минтимер Шәймиев Мәрҗани мәчетендә узган хушлашу чарасында. Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе җеназа намазы алдыннан үзенең хәләл җефете белән үткәргән соңгы минутларын искә алды.

 

“Кичә сөйләшеп, карашып утырдык. Озак яши алмас, дидем. Кичә бертуган сеңлесе, улларыбыз да хастаханәгә килде. Без кергәч, күзен ачып: “Рәхмәт”, – сүзен әйтте. Саубуллаштык. Хушлашуы шулай күңелдә матур булып калды. Безгә – исәннәргә, сәламәтлекне сакларга, хатын-кызны бәяләргә кирәк, гаиләдә – бер-беребез белән аңлашып, балалар тәрбияләп яшәргә...”, - диде Минтимер Шәймиев. 

Ул кайгы уртаклашкан, Мәрҗани мәчетенә хушлашуга җыелган кешеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Барыгыз алдында да баш иям”, диде.

Сәкинә ханым турында Минтимер Шәймиев: “Кешеләрне соңгы юлга җомга көнне озатырга туры килсә, “Изге кеше икән, урыны оҗмахта булсын”, – дия иде”, – дип искә алды.

Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хәләл җефете Сәкинә Шәймиева 79 яшендә, озакка сузылган авырудан соң, 16 ноябрьдә вафат булды. Алар 57 ел бергә гомер иткәннәр. Мәрхүмәгә җеназа намазы Казанның Мәрҗани мәчетендә укылды, ул Казанның Иске Татар бистәсе зиратында җирләнде.  

 

tatar-inform.tatar/news/2018/11/16/175250/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X