Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Мишустин акчалары" килә башлаячак

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин өченче балага өстәмә айлык түләүләрне финанслау турында карар имзалады. Бу турыда Министрлар Кабинеты матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

 

 

«Өченче бала туган гаиләләргә ай саен пособие түләү өчен тагын 2,58 миллиард сум юнәлдереләчәк. Бу карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады», диелгән хәбәрдә.

Өстәмә акча 36 төбәккә бүлеп биреләчәк. Финанслау күләмен яңадан билгеләү пособие алучылар саны буенча мәгълүматны яңарту белән бәйле.

Гомумән, 2020 елда бу максатка 50,16 миллиард сум юнәлдереләчәк. Нәкъ шул күләмдәге финаслар төбәкләргә социаль ярдәмгә мохтаҗ күп балалы гаиләләргә түләү мөмкинлеге бирәчәк.

Пособие балага өч яшь тулганчы ай саен түләнәчәк һәм өченче, аннан соңгы балаларга гына кагыла. Пособие күләме төбәктә билгеләнгән балалар яшәү минимумына карый һәм 2019 ел мәгълүматлары буенча ул уртача 10,4 мең сум тәшкил итә. Россия буенча бу түләүләрне 517 мең гаилә алачак.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X