Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мисырда самолет урлап китүченең шартлаткычлы билдәмәсе муляж булып чыккан

Бортта тотаклар калмагач, ир полициягә үзе бирелгән Кипр полициясе хәбәр иткәнчә, "EgyptAir" авиакомпаниясенең "Airbus 320" самолетын урлап китүчедә булган шартлаткычлы билдәмә муляж булып чыккан. Бу хакта "Airlive" авиация махсус интернет-порталы хәбәр итә, дип яза "Интерфакс". Үз чиратында, Мисыр хакимияте күзәтү камераларыннан видеоязма тараткан, анда самолетка утырган вакытта контроль узган Сейф...

Бортта тотаклар калмагач, ир полициягә үзе бирелгән
Кипр полициясе хәбәр иткәнчә, "EgyptAir" авиакомпаниясенең "Airbus 320" самолетын урлап китүчедә булган шартлаткычлы билдәмә муляж булып чыккан. Бу хакта "Airlive" авиация махсус интернет-порталы хәбәр итә, дип яза "Интерфакс".
Үз чиратында, Мисыр хакимияте күзәтү камераларыннан видеоязма тараткан, анда самолетка утырган вакытта контроль узган Сейф ад-Дин Мостафа төшерелгән. Искәртәбез: бүген иртән "EgyptAir"нең Бург әл-Арабтан Каһирәгә очучы самолетын биләп алу турында мәгълүм булды. Ир самолетны шартлату белән янап, курсны Кыбрысның Ларнака аэропортына үзгәртүне таләп иткән. Таләбе үтәлгәч, ул пассажирларын җибәрә башлаган. Лайнердан соңгы булып очучылар чыккан.
Тотаклар чыгып беткәч, ир полициягә үзе бирелгән. Ул самолеттан чыккан һәм кулларын күтәреп, тәртип сакчылары ягына киткән. Тоткарлаган вакытта ирне җентекләп тентегәннәр, аннары алып киткәннәр, дип яза Британиянең «The Daily Telegraph" газетасы.
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев