Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәктәп китапханәләре көне: 2нче мәктәпнең китапханәсендә ниләр бар?

26 октябрь – бөтендөнья мәктәп китапханәләре көне.

 

Белем белән китап аерылгысыз. Бу сүзләр белән килешеп, китапханә  мәктәптә беренче номерлы кабинет булырга тиеш, ди 2 нче мәктәп китапханәчесе Светлана Вәлиева.


25 елдан артык мәгариф өлкәсендә хезмәт куючы Светлана Вәлиеваның укый белә башлаганнан бирле кулыннан китап төшми. Бала чактан ук ул серле һәм мавыктыргыч китап дөньясына мөкиббән. Авылда яшәгәндә китап тулы биек-биек киштәләрне  күргәндә, күзләрем яна иде, шундый зур сайлау мөмкинлеге булу мине җәлеп иткәндер дә, ди ул.

Үзе башта геология юнәлешендә белем алырга теләсә дә, әнисе киңәше белән Светлана Вәлиева китапханәче һөнәрен үзләштерү өчен мәдәни-мәгърифәт училищесына укырга керә. Соңрак тагын Казан Дәүләт мәдәният институтында белем алып аны кызыл дипломга тәмамлый.

“Педагог-китапханәче булып эшли башлаган көннәрдән бирле бер тапкыр да  шушы юлны сайлавыма үкенгәнем юк, киресенчә, мин бүген чыннан да үз урынымда булуымны тоеп яшим”, - ди Светлана Вәлиева. Һәм аның ирешкән уңышларына күз салсак та, моңа тагы бер кат инанырга була. Соңгы берничә елда гына да ул дистәләгән бәйгеләрдә катнашып, җинүләр яулаган. 2015 елда “Иң яхшы шәһәр мәктәп китапханәсе” республика бәйгесендә призер исеменә лаек булганнар, 2018 елда шулай ук республикакүләм бәйгедә 3нче урын яулаганнар. Мәктәп укучылары үзләре дә берничә тапкыр китапханәчеләре җитәкчелегендә “Живая классика” бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы призерлары исеменә лаек булган. 2019 елда Светлана Вәлиева “Иң яхшы мәктәп китапханәчесе” республика бәйгесендә “Һөнәргә креатив караш” номинациясендә  җинү яулаган.



Мәктәп китапханәчеләре - укытучыларның уң куллары, укучыларны дәреслекләр, матур әдәбият белән тәэмин итүчеләр, балалар күңелендә китапка мәхәббәт уятучылар.


Октябрь ае традицион рәвештә мәктәп китапханәләре ае буларак исәпләнә. Бу вакыт аралыгында һәм ел дәвамында китапханәдә төрледән-төрле чаралар уздырыла.  Алар балаларда уку грамотасын үстерүгә, уку белән кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән. Юбилей һәм истәлекле даталарга багышланган виртуаль күргәзмәләр, язучыларның тормыш юлы һәм иҗаты турында әңгәмәләр, яңа китаплар белән таныштыру, “Әдәби круиз”, укылган әсәр буенча курчак театры кую, әсәрне сәхнәләштерү, “Әдәби десант”, мини-проектлар, видеороликлар бәйгесе һәм башкалар. Шулай ук балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән чаралар да үткәрелә. Шуларның берсе – “Шигъри блокнот”. Аның кысаларында укучылар үзләренең иҗат җимешләре белән уртаклашалар.

2нче мәктәптә онлайн чаралар да бик күп оештырыла. Зур игътибар гаилә белән бергә укуга юнәлдерелә. Мәсәлән, “Китап артында гаилә киче” онлайн-уку акциясе үткәрелгән. “Кадрда әдәби герой” флешмобы кысаларында укучылар төрле әдәби персонажлар булып киенеп, фотоларын җибәргәннәр, үзләрен әкият геройлары итеп хис итә алганнар.  Гомумән алганда, гаиләләр бу конкурсларда теләп катнашалар икән. Балалар, ата-аналарының кызыксынып китүләрен күреп, үзләре дә битараф кала алмый. Бүгенге вакытта мәктәп укучылары әниләре белән бергә актив рәвештә “Укый торган әни - укый торган ил” республика акциясендә катнашып киләләр.


Әдәби һәм информацион грамоталылык дәресләренә дә бүген мәктәптә зур әһәмият бирелә. “Хәзерге заманда төрле чыганаклардан нинди генә мәгълүмат юк. Тик балалар аннан бары тик кирәкле, файдалы булган информацияне сайлап алырга, ышанычлы мәгълүматны ялганныннан аера белергә тиеш укучылар, аларны шуңа өйрәтү - безнең бурыч,” – ди китапханәче.

Тулырак "Заман сулышы" газетында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев