Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

МРТны бушлай узып буламы?

- Күптән түгел мин үзебезнең сырхауханәдә табиб-невролог янында булган идем. Баш, муен авыртуыннан, баш әйләнүеннән зарлангач, ул миңа умыртка баганасының муен өлешенә МРТ төшерергә кушты. Моннан ике ел элек акча түләп, баш миенә МРТ ясаткан идем инде. Тик аны бушлай да эшләтеп була икән дип ишеттем. Шул турыда аңлатыбрак язсагыз...

- Күптән түгел мин үзебезнең сырхауханәдә табиб-невролог янында булган идем. Баш, муен авыртуыннан, баш әйләнүеннән зарлангач, ул миңа умыртка баганасының муен өлешенә МРТ төшерергә кушты. Моннан ике ел элек акча түләп, баш миенә МРТ ясаткан идем инде. Тик аны бушлай да эшләтеп була икән дип ишеттем. Шул турыда аңлатыбрак язсагыз иде.

Алсу Хәкимова, Казан.


Сорауга «Ак Барс-Мед» иминият компаниясе менеджеры Аида җавап бирә.
- МРТның кайбер төрләре, шул исәптән баш мие һәм умыртка баганасының муен өлешен тикшертү мәҗбүри медицина иминиятләштерүе системасына кертелгән. Аны яшәү урыны буенча сырхауханәдәге табибның рәсми күрсәтмәсе нигезендә генә ясыйлар. Иң элек табиб направление биреп, амбулатор картага яза, аннан соң сезне чиратка куялар. Шуннан соң дәүләт гарантиясе программасы буенча, 30 көн эчендә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан квота күчерелә.

Гомумән алганда, мәҗбүри медицина иминиятләштерүе полисына кертелгән медицина ярдәмнәре бик күп. Монда территориаль сырхауханәләр күрсәтә торган бөтен төр медицина хезмәтләре кертелгән. Шулай ук махсуслашкан ярдәмгә карый торган медицина хезмәт күрсәтүенә дә өметләнергә була. Тулырак мәгълүматны исә www.ffoms.ru сайтына кереп, «Гражданнарның бушлай медицина ярдәме алуга дәүләт гарантияләре программасы - 2017» бүлегеннән алырга мөмкин. Шунысын истә тотарга кирәк: түләүле хезмәт күрсәтү килешүенә кул куйганчы, иминият компаниясенең «кайнар элемтә» телефонына чыгып, теге яки бу хезмәтнең бушлай күрсәтелүен-күрсәтелмәвен белешергә кирәк, чөнки аннан соң компенсация түләнмәячәк.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев