Мунчада «рәхмәт» дип әйтергә ярамый диләр, бу дөресме?
ҖӘМГЫЯТЬ

Мунчада «рәхмәт» дип әйтергә ярамый диләр, бу дөресме?

Әлеге сорауга «Җәмигъ» мәчете имамы Илдар Гатауллин җавап бирә.

– Юк, бу дөрес түгел. Әмма пычраклык белән бәйле урыннарда (мунча, душ, бәдрәф, чүп-чар җыю урыннары) чыннан да Аллаһ исемен әйтергә, Коръән укырга яки дога кылырга киңәш ителми. Барлык догаларны һәм искә алуларны андый урыннарга кергәнче башкарырга кирәк. Мәсәлән, бәдрәфкә керер алдыннан: «Аллаһымма инни агузу бикә мина-ль-хубси уа-ль хабаис» догасы укыла.

 

ЧЫГАНАК:  https://yashel-uzan.ru

фото: ясалма интеллект ярдәмендә алынды

 


Нет комментариев