Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ни өчен китек савыт-сабаны кулланырга ярамый?

Бер дини китапта: “Чите кителгән чынаякларны кулланмаска кирәк”, – дип әйтелгән, ә ни сәбәпле икәне аңлатылмаган. Әйберне исраф кылмыйм дип, андый савытлардан файдаланам. Ә ни өчен ярамый икән? Әлфия, Арча.

 

“Өмет” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ЯСӘВИЕВ:
– Сизелер-сизелмәс кенә чатнаган яки кителгән савытта, азык калдыклары калып, зарарлы бактерияләр, төрле микроблар җыела. Алар савытның ватылган, чатнаган урыннарында озак саклана һәм вакыт үтү белән үрчи. Бу хакта Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең: “Аллаһның илчесе (с.г.в.) ватылган савыттан эчүне һәм эчемлеккә өрүне тыйды”, – дигән хәдисе дә бар. Ашханәләрдә дә чатнаган, кырыйлары кителгән савыт-саба куллану рөхсәт ителми. Ислам дине кешенең иминлеген, саулыгын саклауга юнәлтелгән. Мәсьәләнең икенче ягы да бар: кайнар ризык салганда чатнаган савыт ярылып китәргә яки китек тәлинкәдән аш түгелергә мөмкин, шул сәбәпле пешү куркынычы да бар. Шуңа ватык, китек савытларны кулланмаска кирәк.

 

http://"ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы

http://baltaci.ru

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев