Заман сулышы

Ни сөйлисез, ак каеннар?..

Ниһаять, әтием ятып калган Смоленск җирендә булдым. Һәлак булуына 70 ел үткәннән соң... Аннан алган кичерешләрне сез - укучыларыма да җиткерәсем килә. Язмамны сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән, үз йөрәкләре аша үткәргән, без, сугыш чоры балалары кебек, әле берни аңламыйча бары ярдәмгә генә мохтаҗларны яклап, җан-фәрманга тормыш белән көрәшеп, Җиңү...

Ниһаять, әтием ятып калган Смоленск җирендә булдым. Һәлак булуына 70 ел үткәннән соң... Аннан алган кичерешләрне сез - укучыларыма да җиткерәсем килә. Язмамны сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән, үз йөрәкләре аша үткәргән, без, сугыш чоры балалары кебек, әле берни аңламыйча бары ярдәмгә генә мохтаҗларны яклап, җан-фәрманга тормыш белән көрәшеп, Җиңү көнен якынайтучы әниләребезгә, туганнарыбызга багышлыйм.


Кешене өмет яшәтәӘгәр ул - өмет булмаса, кеше үз башына төшкән авырлыкларны, кайгы-хәсрәтне җиңәргә кайдан көч алыр иде?!
Әйе, без - сугыш чоры балалары. Әмма сугышны ул китергән афәтләре белән бәйле рәвештә генә беләбез. Туплар шартлавын ишетмәдек, фашистларның олы кешеләрне, хатын-кызлар, сабыйларны җәберләүләрен, алай гына да түгел, рәхимсез рәвештә мыскыллауларын, тоткынлыкка кууларын китаплардан укып, кинофильмнардан карап кына беләбез. Ә бәлки, балачак хатирәләре ул чакта кичергәннән дә ныграк әрнетәдер... Безнең өчен әти гел исән. Хәзер дә исән. Сабыйларча беркатлылык белән: "Ничек инде кеше үзенең әтисен бер мәртәбә дә күрмәскә тиеш?"- дип уйлый идем.
Әти... Әтием... Нинди ягымлы сүз. Ә без аны сиңа бер генә мәртәбә дә әйтә алмадык. Дустым Миңлегөлнең әтисе бар. Ул кызының чәчләрен тарап үрә. Минем дә синеке кебек чем-кара чәчләремне, әтием, синнән таратасым килә иде. Исемдә әле: "Әти" дип әйтергә кызыкмы? дип, дус кызымнан сораганым... Балачагымның иң җылы, иң кадерле хатирәсе менә монысыдыр, мөгаен.
Гомергә онытасым юк: миңа әтием шинеленнән бишмәт тектеләр! Ничек сөендем, шатлыгым иксез-чиксез. Аны кигәч, үземне гүя әтием кочагында итеп хис итәм, әтием җылысын тоям. Бишмәтемне кидем дә, Һәдия әбиләргә йөгердем. Нинди генә яңа кием кисәк тә, мәрхүмәкәем, сабый күңелен күреп котлый иде. Өстемдәге бишмәтемне күргәч, әбекәй башта башымнан сыйпап сөйде: үзе җылы сүзләр әйтә, үзе кесәмә кабак тешләре сала, үзе миннән яшереп кенә күз яшьләрен сөртә...
Нигә елады икән ул? Әтиебезнең Финляндия сугышын кичкәч киеп кайткан шинеле булган икән ул...
Әйе. Әти фин сугышыннан исән кайткан. Озаккамы? Юк шул... Утыз яшендә иң дәһшәтле, иң канкойгыч сугышта, фашист илбасарларына каршы сугышта Смоленск җирендә ятып калган ул...
Һаваларда очкан аккошларның
Каурыйлары җиргә кадалган.
Сугыш кырларында ятып калгач,
Аның үле гәүдәсен кем алган?..

Әни шулай җырлый иде. Ана хәсрәтен аңларлык түгел әле без. Әтинең үлгән хәбәре килгәндә апам Рушаниягә өч яшь ярым, миңа ике яшькә якын.
- Кайта ул әтиегез, кайта! Фашистларны тар-мар итә дә кайта! Монысы инде ананың без аны-моны аңлап, төрле сораулар яудыра башлагач, фантазияләргә нигезләнгән хикәятләреннән... Кем белә, бәлки ул, әниебез, үзе дә әтинең кайтасына ышангандыр. Кешене бит өмет яшәтә...
Моңсуланган чакларда ул җыр суза:
Бу вакытлы гына юксынуым,
Дусларымның исе китмәсен.
Бик ярата белгән кеше генә
Сагына шулай үзенең иркәсен...

Үзем үсеп җиткәч, әле хәзер дә, әнинең узган гомерен күз алдына китерәм дә, әсәрләнеп: "Ничек күтәреп йөрде икән әнием ул әрнүле йөрәген?"- дип куям.
Ачы язмыш сынаулары
Әтием Вәли Галим улы Шибанов Беренче Май (хәзер Чирмешән) районы Югары Чегодай авылында туган. Бары тик өч дистә ел яшәү дәверендә күргәннәре чын мәгънәсендә ачы язмыш сынаулары.
Үзегез уйлап карагыз: тугыз яшьтә ачлык-ялангачлыктан туган яклардан чыгып китәргә мәҗбүр булу... Мәрхабә әби - әтиемнең әнисе 1921 елда, барлык балаларын да ияртеп, Урта Азия якларына чыгып китә. Әтиемне рус кешесе тәрбиягә ала. Менә ни өчен аның фамилиясе Шибанов. Тарихи чыганакларда ул, мөгаен, Вахитов буларак теркәл- гәндер. Үсеп җитеп, ныклап аякка баскач, армия хезмәтен үтәгәч, укып белем алгач, сагынуларга түзә алмыйча, туган якларга кайта. Авылы Югары Чегодайда укытучы булып эшләүче кызны - Хәдичәсен очрата. Гаилә коралар. Бер-бер артлы без дөньяга килгәнбез.
- Бик тә гадел, тормыш сөючән, бар эшкә дә оста иде ул. Ә сезнең тууыгыз аның өчен нинди зур бәхет булуын сүз белән генә аңлата алмыйм,- дип сөйли иде әниебез.
Хәрби яктан тирән мәгълүматлы булганга, әти дөнья хәлләре белән һаман кызыксынып, борчылып яши. Тикмәгә генә түгел шул, фин сугышы башлана. Әтиемне фронтка алалар.
Әтием дә, әнием дә - укытучылар. Финляндиядән исән-имин кайткач, бик рухланып, Якты Тау авылына күчеп китәләр.
"Күченеп йөрүдән туеп, шунда төпләнеп яшәргә уйлаган идек, тик насыйп булмады", дип искә ала иде әнием. 1941 елның 21 июнендә күчеп киләләр, ә иртәгесен фашист илбасарлары ил чиген бозып, басып керә.
Әтигә башта бронь бирәләр. Ул авыл ир-егетләрен хәрби хезмәткә өйрәтә. Ә фронтта хәлләр һаман кискенләшә. Октябрь аенда әтигә дә повестка килә. Әни күршеләрдән бурычка ярты пот он алып, әтине фронтка озата. Ни йорт-җир, ни мал-мөлкәт, ни туган-тумача... Кулында ике кечкенә бала. Мәктәпнең бер бүлмәсендә торып калганбыз. Кайлардан көч, сабырлык алдың икән, әнием?! Ниләр уйлап аерылып киттең икән, әтием?! Сиздеме икән күңелең газизләреңне соңгы мәртәбә күрүеңне?..
Моннан да зур вәхшилек булуы мөмкинме?!
Сугышның иң кызган чагы. Тарих белән кызыксынганнар Смоленск җирендәге мәхшәрне бик яхшы беләләр. Әти шул фронтка - Калинин фронтына, 4 нче удар армиягә җибәрелә.
Немец илбасарлары безнең илгә басып керү өчен нәкъ шул рубежны - Смоленск юнәлешен сайлыйлар. Планнары - җиңел генә Мәскәүгә таба үтү. Тик фашистлар нык ялгыша. Патриотизм рухында тәрбияләнгән Совет солдатлары искиткеч зур каршылык күрсәтә. Моны көтмәгән илбасарлар җан ачысы белән тыныч халыкны җәберләргә, авыл-шәһәрләрне яндырып юкка чыгарырга керешә.
Шул коточкыч вакыйгаларны үз башыннан кичергән ветеран язмасы: "Сугышның беренче көннәрендә үк хәрби частьлар да, хәрби объектлар да булмаган тыныч Велиж шәһәрен 13 фашист самолеты ике тапкыр бомбага тота. Фашист башкисәрләре шәһәрнең 2 мең кешесен атып үтерә. 2059 кешене коллыкка озаталар. Меңләгән яралы сугышчыны яндырып үтерәләр...
Авыл халкын, яралы солдатларны куркыту, ихтыярларын сындыру өчен "тере" кабер күрсәтәләр. Бу дөнья йөзендә әлегә кадәр күрелмәгән вәхшилек.
Бернинди сүз белән аңлатып булмый торган ерткычлык...
Авыл халкы, фашист илбасарларыннан куркып, урманга кача. Әмма вәхшиләр аларның эзләренә төшеп, чолгап алалар. Әсирләрен, кулларын күтәртеп, автоматлар белән авылга куып кайтаралар. Анда инде тирән чокыр казылган. Бишәр-алтышар кешене чокырга төшереп, йөзтүбән яткырып аталар да, өсләренә туфрак ташлыйлар. Алар өстенә икенче, өченче, дүртенче партия корбаннарны төшереп, шул рәвешчә чокыр тулганчы дәвам итәләр... Тере мәетләрнең ыңгырашканы, үзәк өзгеч тавышлары бик озак ишетелеп тора... Мондый вәхшилекне күреп, күпләр чокырга үзләре сикерә... Мескен аналар балаларын гына булса да үтермәүләрен сорыйлар. Ә күзләрен кан баскан ерткычларның бу ачуларын гына кабарта. Мәхшәр дәвам итә. Йә, әйтегез, моннан да зур вәхшилек булуы мөмкинме?!
Без, 4нче удар армия хәрбиләре, мондый явызлыкны күргәч, теләкләребез бер генә иде: тизрәк-тизрәк көрәшкә, тизрәк җиребезне бу кеше кыяфәтендәге ерткычлардан азат итәргә, илбасарларны тар-мар итәргә!" - дип искә ала фронтовик.

Әнием хатирәләреннән
"Әтиегез башта хатларны еш язып торды. Аннары хәбәрләр сирәк килә башлады. Сагаеп хат көтәм. Күңелем сизгән, күрәсең. Гыйнвар ахырлары булгандыр. Ниһаять, хат килде. "Кадерлеләрем! Мин сезне шулкадәр сагындым. Күрешү бәхете насыйп булырмы икән? Безне каты бәрелешләр көтә... Бик бәхетле булсак кына исән калырбыз. Хәдичәм, ни булса да, балаларны сакла, үстер. Аларга белем бир" , - дип язган иде. Бәгырькәемнең соңгы хаты икән. Тиздән, 19 февральдә, һәлак булуы турында "кара кәгазь" китерделәр...
Әниебез шулай сөйли иде. Әмма үлүе турында хәбәр килсә дә, безнең белән бергә ул да һаман көтте. Бер сугыш кырыннан исән-сау әйләнеп кайткан Беренче Май (хәзерге Чирмешән) районы кешесе әтиебезнең ничек һәлак булуы турында: "Безнең янда гына снаряд шартлады. Вәли абыйның бер аягы, бер кулы өзелгән. Кан эчендә ята иде", - дип сөйләгән.
"Гарип булса да, кайтсын иде. Балаларын үзе тәрбияләр иде", - дип өзгәләнеп елаган әниебез.
Бу җирдә әтием эзләре дә бар
Велиж хәрби комиссариатыннан алган мәгълүмат буенча, дүрт якын-тирә авыллар территориясендә 1942 елның февралендә һәлак булган 104 сугышчыны Будница авылында туганнар каберлегенә җирләгәннәр.
Шул исәптән безнең әтиебез бүлек командиры сержант Вәли Галим улын да шунда җир-ана үз куенына кабул иткән.
...Ерак чакрымнар үтеп, Смоленск җиренә аяк басабыз. Бу җирдә минем әтием эзләре дә бар. Шул җир өчен көрәшеп, шунда ятып калган ул...
Мәскәүдән Смоленск шәһәренә бара торган юл буенда күп санлы һәйкәлләр (фотода постаментка куелган танк)
Шәһәрнең үзендә дә алар бихисап. Аңлашыла да. Әлеге борынгы кала үзе дә немец илбасарлары тарафыннан 80 процентка җимерелгән. Изге җирнең яраларын төзәтү әле һаман дәвам итә.
Киләсе 2013 елда Смоленск шәһәренең 1250 еллыгы бәйрәм ителәчәк. Бу, әлбәттә, шул өлкәдә яшәүчеләрнең генә түгел, бөтен Рәсәй халкының бәйрәме булыр.
...Менә Будница авылы янында искиткеч матур табигать кочагында бер кабер - туганнар каберлеге. Мәрмәр плитәгә 104 сугышчының - әтием Вәли Галим улы Шибановның да, исеме уелган. Күп санлы татар фамилияләре дә бар: Бакиров Ш.А., Гильфанутдинов Н., Загриев Г., Масгутов Г.Г., Муллакаев Н.М., Мухтаров Ф.Х., Нигматуллин З.У., Нигматуллин З.У., Садыков Р., Сибгатуллин Г., Фатыхов М., Хакимуллин С.Х., Юнусов С.Ю.

Йөрәк ярасы мәңгелек

Үземне ничек булса да сабыр тотарга тырышып, алып килгән туган як туфрагын әтием каберенә салам. Кабер өстен бармакларым белән казый-казый, әтием туфрагын алам. Ике ягымда ике балам - кызым Гөлнара, улым Илдар. Алар янымда булгангадыр, сабырлыгымны җуймадым. Кызым шыпырт кына. "Әни, мин бабайның монда икәнен сизәм, син сизәсеңме?" - ди. Һич югында шунда, шул әтием яткан аланда: "Әти! Әтием! - дип кычкырасым килде.
Июнь ае. Болын чәчәкләренә, кошлар, сандугачлар моңына күмелгән искиткеч матур алан. Якында гына - түгәрәк күл. Гаҗәп, шундый тынлык. Әллә табигать тә ата белән баланың очрашуын шулай сабыр гына күзәтәме?! Туганнар каберлеге янында бер тамырдан чыгып үскән биш ак каен. Талгын җилдә алар ни турындадыр серләшәләр...
Бәлки бу табигать кочагында ятучы сугыш корбаннарының якыннарына сәлам тапшыруларыдыр... Мөгаен, шулайдыр. Ә бәлки: "Иә, йөрәгең әрнүе басылдымы?" - дип, миннән сорауларыдыр. Ни дип җавап бирим, каеннарым? Яраның да була төрлесе. "Әти!" дип, үз әтисенә бер генә мәртәбә дә эндәшә алмаган баланың йөрәк ярасы мәңгелек... Мәңгелек...
Ә сезгә рәхмәт, каеннарым. Рәхмәт сезгә, шул җиргә ятып калганнарның рухын рәнҗетмичә, алар турында даими кайгыртып яшәүче барлык Смоленск җиренең мәрхәмәтле халкына...
Искәрмә:
Әтиләре-туганнары корбан булган җиргә сәфәр кылырга ниятләгәннәргә киңәшем мондый. Башта күмелгән урынын төгәл итеп ачыкларга. Аннан соң җирле комиссариатка мөрәҗәгать итәргә. Анда тиешле мәгълүматлар саклануы мөмкин. Велиж хәрби комиссариатының телефоны: (848132) 4-13-01

Теги: сугыш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: