Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нинди очракларда пенсияң аз булачак?

Картлык пенсияң аз булсын дисәң, эшкә рәсми булмаган юл белән урнаш һәм "соры" хезмәт хакы ал. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль як­лау министрлыгы әнә шул хакта белдерә. Хәзерге вакытта булачак пенсиянең нигезе - эш бирүченең мәҗбүри пенсия иминиятенә кер­темнәре. Пенсия фондына кертемнәр рәсми хезмәткә түләү фондыннан гына...

Картлык пенсияң аз булсын дисәң, эшкә рәсми булмаган юл белән урнаш һәм "соры" хезмәт хакы ал. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль як­лау министрлыгы әнә шул хакта белдерә. Хәзерге вакытта булачак пенсиянең нигезе - эш бирүченең мәҗбүри пенсия иминиятенә кер­темнәре. Пенсия фондына кертемнәр рәсми хезмәткә түләү фондыннан гына күче­ре­лә. Хезмәт килешүе тө­зе­мичә генә эшләгән, ак­чаны "конвертта" ал­ган эшченең булачак пенсиясе өчен кер­тем күчерелми. Ке­ше­­не килешү төзе­ми­чә эшләткән эш би­­­рү­че үзенә бернинди җаваплылык та алмый. Хезмәт хакын тулысынча түләмәгән очракта судта да хезмәт эшчәнлеге турында дәлилләр дә китереп булмаячак. Нәти­җәдә кеше хезмәте өчен түләүсез калачак.


2015 елның 1 гыйнва­рыннан булачак пенсия­нең күләменә хезмәт ха­кы, стаж һәм иминият пенсиясе билгеләүгә мөрәҗәгать итү яше йогынты ясый. Хәзер пенсия билгелә­гәндә беренче тапкыр пенсия баллы дип йөртелгән "шәхси пенсия коэффициенты" төшенчәсе кулланыла. 2024 елдан соң иминият пенсиясе билгеләтүгә хокук алу өчен 30дан ким булмаган пенсия баллы кирәк булачак. Әгәр эшче минималь хезмәт хакы күләмендә пенсия алып барса, калганын конвертта түлә­сәләр 30 баллны җыйнау өчен 30 ел кирәк булачак. Пенсиянең иминият өлеше дәүләтнеке яки дәүләтнеке булмаган фонд­­ларга күчерелгән акчадан формалаша, эш­кә рәсми урнашканда һәм "ак" хезмәт хакы алып барганда иминият стажы чоры 15 елдан ким булмаска тиеш. Хезмәт хакын өлешчә яки тулысынча конвертларда алучыга картлыгында ахыр чиктә бары тик социаль пенсия (5 ел соңрак) яки аз күләмдәге иминият пенсиясе белән генә яшәргә калачак.

http://saby-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев