Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нәрсә җитми сезгә?

Балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә утырып, йөрәк чирлегә әйләнерсең, билләһи. Әйләнмәслекмени, элек-электән хатын-кызны гаилә учагын сүндермичә, балаларын сөеп баккан ана образы буларак күз алдына китерәбез. Ә хәзерге кайбер әниләр нинди? Менә 1979 елгы ханыма карата 30 декабрьдә төзелгән беркетмә. Ире (фиктив никах белән бер өйдә яшиләр) белән бергә утырып эчкәннән...

Балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә утырып, йөрәк чирлегә әйләнерсең, билләһи.


Әйләнмәслекмени, элек-электән хатын-кызны гаилә учагын сүндермичә, балаларын сөеп баккан ана образы буларак күз алдына китерәбез. Ә хәзерге кайбер әниләр нинди?
Менә 1979 елгы ханыма карата 30 декабрьдә төзелгән беркетмә. Ире (фиктив никах белән бер өйдә яшиләр) белән бергә утырып эчкәннән соң, икесе арасында конфликт чыга һәм ир полициягә шалтырата. Алар килгәндә, 2000 һәм 2004 елгы ике бала йокламый торган була. Ничек йокласыннар инде тавышка? Балаларга карата мәктәптән бирелгән характеристикадан күренгәнчә, укуга карата кызыксынулары көчле түгел, ә кечкенәсе мәктәпкә бик озак ияләшкән. Әти-әни тарафыннан укуга карата контроль юк. Ә монысын ана кеше үзе эштә вакытта өй эшләрен әзерләмичә баралар, дип аңлатты. Кибеттә 4 көн эшләп, 4 көн ял иткән. Декабрь ахырында эштән чыккан. "Балаларыма күбрәк игътибар бирермен" дип, күңелне юатырлык сүзләр әйтте-әйтүен. Аны комиссиягә исәпкә куйдылар, һәм беренче очракка кисәтү белән калдырдылар.
Шәһәребездәге бер тулай торакта яшәүчеләр күрше бүлмәгә, ике баласын ияртеп килүче хатынны еш очрата башлыйлар. Җитмәсә, "кунакка килү" эчү белән тәмамлана икән. Полиция тикшерүе вакытында ана кеше исерек хәлдә була. Беркетмәдә шаһитлар аңлатмасы да бар, алар әлеге ханымның балаларының сезон буенча киенмәгәнлеген әйтә. Бу - 28 яшьлек ялгыз ана, 2005 һәм 2007 елгы ике баласы төрле атадан. Алимент ала, 10 октябрьдән бирле беркая да эшләми. "Нинди акчага яшисез?" дигәнгә: "Әти, әби булыша", - дип җаваплады. Улының укытучысы әйтүенчә, малай 24 декабрьдән соң әлеге көнгә кадәр мәктәптә күренмәгән. Ханым "авырый" дип аңлатты. Моны ишеткәч, комиссия рәисе Надежда Шалдаева: "Табиблар күзәтүендәме? Дарулар белән дәвалыйсыңмы?" дип борчылып, сорауларын яудырды. Ә ул "Барысы да контрольдә" дигән җавап белән, кисәтү алып, комиссиядән чыгып китте. Исәпкә куйгач, үзеңә дә хәзер полициядән дә, социаль яклау бүлегеннән дә контроль булачак дип уйлап куйдым.
Ә 1982 елгы хатын ноябрь ахырында гына алкоголизмнан дәваланып кайтуына карамастан, 1 ай түзеп торган да "ычкынган". Җитмәгәненә, дүрт баласын (араларында игезәк тә бар) кайнанасы һәм иренә калдырып, берничә көн югалып та торгалый икән. Менә бу юлы да хатын ире белән талаша һәм ир, әнисенә шалтыратып, балаларга күз-колак булырга куша. Кайнана шулай итә дә. Ә теге хатын артык исе китеп тормый, "заначкасын" табып, эчә дә куя. Аннары тагын өсти. Кайнанасы полициягә хәбәр итә. Әлеге гаилә социаль яклау бүлегендә исәптә торганга, аннан килгән вәкил: "Ире әйбәт, нефтьче булып эшли, кайнанасы булыша, ана капиталына дача алдылар, машина да бар ", - ди. "Нәрсә җитми?" дип комиссиядәгеләр аптырашты. Туеп сикерә диләр андыйлар турында. Бу юлы штраф белән котылды әлеге ханым.
Эчүе аркасында баласын приютка алган булганнар инде Е. исемле ханымның. Үзе ире белән аерылган, алимент ала. Аннан соң тәртипкә кергән булган, күрәсең. Дәваланган да, баласын да кире кайтарганнар. Тик менә гыйнвар башында җайлы гына барган тормышка нокта куя: исерткеч эчемлек куллана. "Мин бит аз гына эчтем" дип акланып маташты ул. Азмы-күпме, организмга алкоголь кергән бит инде.
Ана белән кыз мөнәсәбәтенә бәйле очрак белән дә танышырга туры килде ул көнне. 1984 елгы С. беркетмәдә язганча, әнисеннән туйган, мөнәсәбәтләре киеренке, әнисе аңа төрле ямьсез сүзләр әйтә. Шулай булса да, 2007 һәм 2010 елгы ике баласын калдырып, башка шәһәрдә дүрт көн кунак булып йөргән. Ана кешенең түземлеге беткән булгандыр инде, полициягә хәбәр иткән. "Бәлки, сезгә аерым яшәп караргадыр", диде комиссиядәгеләр.
1989 елгы хатынга беркетмә төнге сәгать 1дә төзелгән. Полиция килгәндә, хатын исерек була, 2006 елгы улы да шунда. Үзе аңлатуынча, корпоратив кичәдә бераз сыра эчкән. Өйгә кайткач, тагын өсти. Аннары ире исерек килеш (бергә яшәмиләр, ләкин законлы рәвештә аерылышмаганнар) дусты белән килә, коньяк кыстырып. Тавышлангач күршеләре полициягә хәбәр итә. Ә хәбәр итүчене "безне яратмый, гел гаеп табып, яла ягарга гына тора ул" дип аңлатма бирде ханым. Гомумән, бик сүзчән булып чыкты ул. Бер бүлмәле фатирына ремонт кирәген дә, үзенең штукатур-маляр булып эшләвен, алимент алмавын тиз генә сөйләп алды. Монысын инде, комиссиягә килүчеләр арасында төрле кеше бар икәнен күздә тотып әйтәм. Кайберсе, су капкан кебек, дәшми тора, ә берәүләр тетә генә сөйләп. Тик күбесен бирегә бер сәбәп китергән. Әлеге хатынга кисәтү ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эчњ