Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Оныклары әбинең колагына пластилин тутырган

Бу Хәл Мәскәү шәһәрендә була. Ара-тирә өлкән яшьтәге бер әби өч оныгын караган. Шулай бермәлне балалар пластилин белән мавыгып китәләр, әби исә бераз черем итәргә уйлый.

Оныклар, шушы моменттан файдаланып, картәниләренең ике колагына да пластилин ябыштыралар. 

Уянгач, әби начаррак ишетә башлавын тоя. Олы хатын моның сәбәбен ят җисемдә икәнен күз алдына да китерми. Ә инде поликлиникадагы табиб (поликлиникаларны беләсез бит инде! – Авт.) яман шеш авыруын фаразлый. Ул аны оториноларингология институтына тикшеренүгә җибәрә.

Анда исә белгечләр ишетмәүнең сәбәбен тиз ачыклыйлар. 5 минут эчендә “трофейлар” тартып чыгарылар. Ике ишетү юлы да тулысынча ябышкак масса белән капланган булган.

Менә шулай, дуслар! Шаян оныклар уеннан уймак чыгара язган. Ярый бар да әйбәт тәмамланган. 

Автор : Шакирҗанова Әлфия
Чыганак: mk.ru
Фото: pixabay.com

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/d-nyada-nil-r-bar/onyklar-bil-re-kolagyna-plastilin-tutyrgan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев