Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск пенсионерлары бер тапкыр бирелә торган акчаны аерым график буенча алачак

Хөкүмәт 5 мең сум түләү форматында пенсияләрне бер тапкыр индексацияләү турындагы закон проектын хуплады. Документ чәршәмбе көнне Министрлар Кабинеты утырышында каралган. 2017 елның гыйнварында 44 миллионнан артык пенсионер әлеге акчаларны алачак. "Без фикер каршылыкларын хәл иттек", - дип белдергән утырыштан соң Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин. Бу...

Хөкүмәт 5 мең сум түләү форматында пенсияләрне бер тапкыр индексацияләү турындагы закон проектын хуплады.

Документ чәршәмбе көнне Министрлар Кабинеты утырышында каралган. 2017 елның гыйнварында 44 миллионнан артык пенсионер әлеге акчаларны алачак. "Без фикер каршылыкларын хәл иттек", - дип белдергән утырыштан соң Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин. Бу хакта "Российская газета" яза.

"Ул түләүләр аерым график буенча башкарылачак. Кайдадыр гыйнвар пенсиясенә кушылачак, кайдадыр аерым түләнәчәк. Безнең һәм "Россия почтасы" алдына гыйварда түләп бетерү бурычы куелды", - дигән Топилин.

Эшли торган пенсионерлар да индексация түләүләрен алачак. Әмма бу чорда эшлиләр икән, якындагы өч елда пенсияләрен индексацияләүне көтмәсәләр дә була. "Бездә ул норма гамәлдәге закон буенча каралган. Быелдан эшли торган пенсионерларның пенсияләре индексацияләнми, шуңа күрә бу мәсьәлә буенча фикер дә алышмадык", - дип билгеләп үткән Топилин.

Законда эшли торган пенсионерларга компенсация индексациясе хезмәт эшчәнлеген туктаткач түләнә. Әгәр пенсионер өч ел эшләгән икән, индексация бергә исәпләнә.

Билгеле булганча, эшләми торган пенсионерларга Хөкүмәт инфляция буенча гадәттәге индексацияне кайтарачак. Әлегә аның күләме аңлашылмый, чөнки агымдагы елда бәяләр артуның соңгы күрсәткечләрен көтәргә кирәк. Әлегә Министрлар Кабинетында Икътисадый үсеш министрлыгының соңгы докладын күз алдында тоталар, анда инфляция 5,8-5,9 процент дип фаразлана. "Әлегә пенсия фонды бюджетына шул санны кертәбез, - дигән Максим Топилин. - Бәлки нәрсәдер үзгәрер, инфляция үзгәрмәс дип өметләнәбез".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев