Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пенсия фонды Skypе аша консультация бирәчәк

15 ноябрьдә 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Пенсия фонды түләүләр, индексация һәм пенсияне яңадан исәпләү буенча җавап бирәчәк.

 

Татарстан Пенсия фонды беренче тапкыр Skypе аша консультация бирә башлый. 15 ноябрьдә республика халкы белгечләрдән үз сорауларына җавап ала алачак. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

“15 ноябрьдә 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Пенсия фонды хезмәткәрләре түләүләр, индексация һәм пенсияне яңадан исәпләүгә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк. Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге Skype адресы: opfrrt”,  - диелгән хәбәрдә.

Башка көннәрдә Россия Пенсия фондының Татарстан бүлегенең элемтә үзәге 279-27-27 телефоны буенча дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр эшли.

Фото: https://pixabay.com 

https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/13/175088/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X