Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Планшетны вакытында ремонтламасалар нишләргә

Гарантия буенча ремонтлау өчен Сервис үзәгенә планшет тапшырдым. 10-12 көн эчендә төзәтеп бирәбез, дигән иделәр. 40 көн узды инде, әмма планшетны кайтаручы юк. Кулланучы буларак нинди хокукларым бар? -Мөһим момент - квитанциядә ремонтның срогы нинди? Әгәр дә сезгә телдән генә кыска вакытта ремонтлап бирәбез дигәннәр, ә квитанциядә башка срок күрсәтелгән...

Гарантия буенча ремонтлау өчен Сервис үзәгенә планшет тапшырдым. 10-12 көн эчендә төзәтеп бирәбез, дигән иделәр. 40 көн узды инде, әмма планшетны кайтаручы юк. Кулланучы буларак нинди хокукларым бар?
-Мөһим момент - квитанциядә ремонтның срогы нинди? Әгәр дә сезгә телдән генә кыска вакытта ремонтлап бирәбез дигәннәр, ә квитанциядә башка срок күрсәтелгән икән, Сервис үзәк белән бәхәсләшү мәгънәсез. Ремонтның срогын квитанцияне тутырганда барларга кирәк. Әмма шунысы бар: гарантия буенча ремонт срогы 45 көннән артмаска тиеш. Әгәр дә шул вакыт эчендә ремонтлап, кире кайтармаганнар икән, сез кулланучы буларак товарны алыштыру, яисә азрак түләү, башка оешмада ясатыр өчен чыгымнарны кайтаруны сорау, сатып-алу килешүен үтәмәү һәм товар өчен акчаны кире кайтаруны таләп итү хокукына ия. Шулай ук кырык алтынчы көннән башлап килешү шартын үтәмәгән һәр көн өчен бер проценты күләмендә штраф түләүне таләп итә аласыз.
Сорауга җавапны Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль идарәсенең бүлек башлыгы Алина Виноградова бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев