Заман сулышы

«Поле чудес»та җиңгән Руслан Әмировның әнисе районыбызның Федотовка авылыннан булып чыкты

Кичә Беренче каналның «Поле чудес» тапшыруы ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде.

Җомга кичебез тапшыру карап кына түгел, үз якташларыбыз, Татарстаныбыз өчен горурланып узды. Уенда җиңү яулаган Түбән Кама егете Руслан Әмиров өчен дә бик куандык. «ВТ» хәбәрчесе Руслан белән элемтәгә кереп, аның хис-кичерешләре, тормышы турында кызыксынды.

Җырга-моңга мәхәббәтне әти тәрбияләде

— Шәһәр баласы булсам да, мин үземне Актанышныкы итеп саныйм. Балачагыбыз әтинең туган ягы Актаныш районы Чалманарат авылында узды. Әнием Лениногорск районының Федотовка авылында туса да, алар бабайны мәктәп директоры иткәч, Зәй районындагы Сәвәләйгә күченгәннәр. Ул авылны да үземнеке итеп саныйм, — ди ул. — Кечкенәдән мине әти-әнием музыка мәктәбенә бирде. Әни йөртсә дә, контроль әти кулында иде. Җырга-моңга, телгә мәхәббәтне ул тәрбияләде дисәк тә була.

Әти-әнисе кызлары Алияне дә музыка мәктәбенә кертә. Муса Җәлил исемендәге 1нче татар гимназиясен тәмамлаган егет, башта Түбән Кама музыка көллиятен тәмамлый, аннан читтән торып Казан Дәүләт мәдәният институтын бетерә. Алия дә югары белем алып, вокал буенча укытучы булып эшли.

Заводтан кайтам да, фатирымдагы студиямә бикләнәм

— Безнең гаилә иҗат белән яши. Мин үзем дә заводтан кайтам да, фатирымдагы студиямә бикләнәм. Әле дә җырлар язам, тавыш режиссеры булып эшлим. Төп эшем –“Нижнекамскшина» оешмасында. Анда тәгәрмәчләр җыям. Эшем сменалы. Бер-берсе белән җайлаштырып, «Нардуган» җыр-бию ансамблендә, шәһәр мәдәният йортында эшлим, — ди ул.

Руслан 4 ел Казанда яши. Менә шулчакта өйләнеп, Түбән Камага күченәләр. Ике баласы бар. Кызы Әминәгә 11, улы Исламга 7 яшь. Берсе җырлый, икенчесе бию түгәрәгенә йөри. Руслан Мәскәүгә кызы белән бара.

Әнине соңгы вакытта күтәреп йөрттем

Реклама

Рәхмәт дигәннән, Руслан тапшыруда бәхет елмайганын әнисенең ризалыгы дип уйлый. Бик яшьли әнисез кала ул.

— Әнием — керәшен кызы иде. Людмила исемле. Шуңа да миңа исемне Руслан дип куйган. Бик иртә, 41 яшендә авырып китте. Нык тилмерде. Укыганда иртән бишләрдә торып ашарга пешереп китә идем. Әнине соңгы вакытта күтәреп йөрттем. Малай кеше булгач, аны карау кыен да иде. Тик үземә гомер биргән кешемә мин бар җылымны бирергә тырыштым. Ул чакта әле бит яшь тә идем. Хәзерге вакытым булса, әнине тагын да кадерләр идем. Ул яман чирдән китеп барды. Әни үлгәндә миңа 17, сеңлемә 11 яшь иде, — ди ул. — Шуннан соң безне әтиебез үстерде. Әнине бик сагынам. Үзем язган «Әнкәй» җырында бар хисләрем чагыла. Аны җырчы Марат Фәйрушин бик йөрәккә үткәреп башкара.

Руслан Мәскәүдә татарча җырлап кайтуы белән бик горурлана.

— Телебез бетә дип борчылабыз. Бетми ул. Бу тапшыруда без татарның бөтен милли байлыгын — уен коралларын да, киемнәрен дә, ризыкларын күрсәттек. Бар да үзебездән тора. Әгәр гаиләдә миллилек, туган телгә мәхәббәт тәрбияләнә икән, димәк, өмет бар. Супер уенда ничек җиңдең дисезме? Үзем дә шаккаттым. Рус телен дә татарча укыган бала бит мин. Уйлана торгач, кулымны күкрәгемә дә куйгач, сүз исемә төште. Бүләкләргә килгәндә, балларны күп җыйгач, аларны шактый бирделәр. Казаннан мәдәният министрлыгыннан килгән автобус сыйдырды үзләрен. Аннары машинама төяп Түбән Камага алып кайттым. Компьютерны Әминә «үзләштерде». Аңа бит әле үзенә дә аерым бүләк биргәннәр иде, — ди ул.

Гөлгенә Шиһапова

Тулырак: "Ватаным Татарстан"

 https://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: