Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Права»сыз йөргән өчен автомобильне конфискацияләү тәкъдимен керттеләр

Дәүләт Думасы машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән шоферларга транспорт белән идарә иткән өчен җәзаны катгыйландыруны күздә тоткан закон проектын икенче укылышта кабул итте.

Моның өчен хәзер 100 мең сум күләмендә штрафка тартачаклар, шулай ук автомобильне конфискацияләячәкләр.

Ирина Яровая җитәкчелегендәге депутатлар төркеме әзерләгән закон проекты икенче укылышны узды. Җинаять кодексы һәм Административ хокук бозулар турындагы кодекска төзәтмәләрне икенче укылышка закон бозучылар өчен штрафларны ташлама белән түләү мөмкинлеген гамәлдән чыгару белән тулыландырдылар, дип яза «Коммерсантъ».

Гамәлдәге законнар нигезендә, автомобиль белән машина йөртү таныклыгыннан башка идарә иткән өчен 30 мең сум күләмендә штраф һәм 15 тәүлеккә кадәр кулга алу, яки 200 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр каралган.

Депутатлар кабат хокук бозган өчен 50-100 мең сум күләмендә штрафка тартырга, яки 150 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итәргә тәкъдим итә. Бер ел эчендә өченче тапкыр закон бозган өчен җинаять эше кузгатырга һәм 200 мең сумга кадәр штрафка тартырга мөмкиннәр, штрафка альтернатива буларак кагыйдә бозучыны 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итәчәкләр.

Өченче тапкыр тотылган «права»сыз шоферлар өчен максималь җәза – бер елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм автомобильне конфискацияләү.

 https://tatar-inform.tatar

https://photo.tatar-inform.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X