Президент халыктан сөтне түбән бәядән сатып алуның сәбәбен ачыкларга кушты
Республикада халыктан сөт сатып алу бәяләрендә аерма зур. Балтач, Саба һәм Әтнә районнарында бу күрсәткеч - 1 кг өчен 18 сум һәм аннан да артыграк, Буа, Ютазы, Әгерҗе һәм Азнакай районнарында 15 сумнан да ким. Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына бер атна эчендә мондый түбән бәяләрнең сәбәбе турында хәбәр итәргә һәм...
Республикада халыктан сөт сатып алу бәяләрендә аерма зур. Балтач, Саба һәм Әтнә районнарында бу күрсәткеч - 1 кг өчен 18 сум һәм аннан да артыграк, Буа, Ютазы, Әгерҗе һәм Азнакай районнарында 15 сумнан да ким.
Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына бер атна эчендә мондый түбән бәяләрнең сәбәбе турында хәбәр итәргә һәм бу мәсьәләне хәл итү буенча конкрет тәкъдимнәр кертергә кушты Хөкүмәт йөртында узган киңәшмәдә, анда видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар да катнашты.
Тулырак: http://president.tatarstan.ru/tat/news/view/611212
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев