«Рәис» сүзе, Европадан кергән «президент» сүзенә караганда, тирәнрәк тарихка ия
Халыкара эшләр буенча Россия советы эксперты Кирилл Семёнов «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Президенты вазифасының атамасын «Татарстан Республикасы Рәисе» дип үзгәртү турында фикерен әйтте.
«Гарәп дөньясында «рәис» сүзе «президент» сүзенең синонимы булып тора. Бу «президент» сүзенең рус теленә тәрҗемәсе. Асылда бу бер мәгънәле сүзләр, һәм алар арасында бернинди аерма да юк. Ул тарихи яктан гарәп теленнән чыккан сүз. Бу яңа сүз түгел, һәм ул гарәп дөньясында президентлык институты кертелү белән бер үк вакытта барлыкка килмәгән. Рәис - ул билгеле бер вазифаи зат. Бу сүзнең, Европадан кергән «президент» сүзенә караганда, тирәнрәк тарихы бар.
«Президент» сүзен дәүләт башлыгы атамасы өчен генә түгел, компания башлыгына карата да кулланалар. «Рәис» термины «президент» терминына тиңдәш, чөнки ул дәүләттә иң югары вазифаи затка яисә предприятие башлыгы вазифасына карата әйтелә», - дип сөйләде «Татар-информ»га белгеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев