Заман сулышы

Равил Фәйрузов - Сарабиккол авылының игелекле улы

Гади авылда туып-үсеп, тормышта, хезмәттә үз урынын табып, олы дан-дәрәҗәгә ирешеп, кендек каны тамган туган авылын онытмыйча, аның яшәеше өчен җан атып, игелек кылып яшәүчеләр шәхесләр бар районыбызда. Сарабикколда туып-үскән, хәзерге көндә билгеле эшмәкәр Равил Сәгыйть улы Фәйрузов нәкъ тә шундый шәхес.

 

Электән-бүгенгегә
Авыл үссен, авылдашларым авыл өчен горурланып яшәсен өчен ул барысын да эшләргә әзер. Табигатьнең гүзәл почмагында мәгърур таулары белән урнашкан Сарабикколның үсәргә хакы, әлбәттә, бар. Бай тарихлы авыл белән әле берничә буын горурланып сөйләячәк. Риваять буенча, 1720-1722 еллар аралыгында чибәр Сара һәм батыр егет Биккол  килеп урнашып, шуннан авыл барлыкка килгән. Икенче төрле Әби авылы дип тә йөртәләр. Авыл турында  беренче мәгълүматлар1762 елгы халык санын алуда күренә.

Бүгенге көндә Сарабиккол төзек, уңайлы, искиткеч табигатьле авыл. Биредә тырыш халык җир эшкәртә, мал-туар асрый, аграр хуҗалыкта эшли. Әйтергә кирәк, “Сатурн-Урал” аграр предприятиесенә Равил Фәйрузов нигез сала. Ул күрсәткән ярдәмнең көче белән “Сатурн-Урал” районда көчле, аягында нык басып торучы хуҗалык булып санала. Биредә 10 мең гектардан артык сөрү җирләре бар, алар заманча технология белән эшкәртелеп, басу-кырлардан мул уңыш алына. Аграр предприятиедә авыл хуҗалыгы техникалары заманча, куәтле. Терлекчелек буенча да югары күрсәткечләргә ирешеп эшлиләр, 2 меңнән артык мөгезле эре терлек бар. Терлекчелек комплексларында реконструкцияләр булып тора, маллар өчен терлекчелек комплексларында уңайлы шартлар тудыралар. Мордва-Карамалка җирләрен дә эшкәртәләр, терлекчелек биналарына да җан керттеләр. Башкаларга үрнәк итеп куярлыклары, эш-хезмәтләренең нәтиҗәсе бар. Әлбәттә, бу уңышлар Равил Фәйрузов белән турыдан-туры бәйләнгән.

Кечкенәдән үк тырыш,  үҗәт
Ул үзе дә тырыш гаиләдә 1955 елның 18 сентябрендә туа. Әтисе Сәгыйть абый һәм әнисе Миннур апа гомер буе авылда эшләгәннәр. Өч баланы: олысы Рафаэль, уртанчысы Равил, кечесе Резеда тәрбияләп үстергәннәр. Алар өчесе дә мәктәптә яхшы укыйлар. Равил абый еш кына предмет олимпиадаларында катнашкан. Мәктәп тормышында актив укучы була. Уңышлары өчен “Артек” балалар лагерена юллама белән бүләкләү – ул чор өчен бик зур горурлык булып саналган.
-    Безнең укытучылар, алар арасында класс җитәкчесе Мәрзия апа Корбанова, математика укытучысы Шакир абый Фәйрузов, белем белән бергә тормыш сабаклары да бирделәр, - дип искә ала.

Мәктәптән соң Казандагы А.Н. Туполев исемендәге дәүләт авиация институтына укырга кереп, уңышлы гына тәмамлый. Яшь, энергияле инженер карьера баскычыннан тиз күтәрелә. “Сатурн” предприятиесендә участок мастеры булып башлый, аннан производство-диспетчер бүлегендә начальник була. Тырышлыгын, максатчанлыгын күреп, предприятие директоры итеп билгелиләр. 1996 елдан “Сатурн”ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры вазифасында.

Реклама

Хезмәтең өчен җаваплылык

Әлбәттә, генераль директор булу – ул  йомшак кәнәфидә утыру түгел, аның мең төрле мәшәкате, мең төрле борчуы, йокысыз төннәре бар, хезмәткәрләрең өчен зур җаваплылык хисе тою да. Хезмәт еллары өчен лаеклы бүләкләре дә бар. Алар арасында “Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе”, “Россиянең мактаулы машина төзүчесе”. 2011 елда тагын да зуррак бүләк – “Россиянең атказанган машина төзүчесе” дигән мактаулы исем ала.
 

Авыл өчен яши
Равил Фәйрузовка Яр Чаллы белән Лениногорск арасы берни түгел, еш кайта, авылдашларының хәлен белә, хуҗалык, авыл җирлеге, мәктәп, мәчет торышы белән кызыксына, нинди ярдәм кирәклеге турында сораша. Авыл җыеннарына да кайтмыйча калганы юк. Бүгенге көндә Сарабиккол авыл җирлегендәге аграр тармак аның булышлыгында көн күрә. “Сатурн-Урал” хуҗалыгында хезмәткәрләр эш булганга сөенеп, лаеклы хезмәт хакы алып, уңайлы эш шартларында эшлиләр. Хуҗалык җитәкчесе – Зөлфирә Төхвәтуллина һәм аның ярдәмчесе Зөлфәт Әнәсович һәр эшче белән уңай мөнәсәбәттә торып эшлиләр. Шунысын да әйтергә кирәк: “Сатурн-Урал” – яшь белгечләре белән горурлана алучы хуҗалык. Берьюлы төрле тармак белгечләре килеп, уңышлы гына эшләп киттеләр. Эштә уңай атмосфера булмаса, яшьләр авылда калыр идеме икән, ай-һай авыр сорау.

Розалия Мостафина

Тулырак "Заман сулышы" газетында

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: