Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Районның Каран авылында татар токымлы атлар "Алга" сүзенә тезелде

Каран авылында атлар үрчетү белән шөгыльләнүче феремер Фәрит Нәбиуллин татар токымлы атларны флешмобта катнаштырды.

Билгеле булганча, Фәрит Нәбиуллин татар токымлы атларны да үрчетә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән татар токымлы 54 баш ат сатып алды.

Фермер атларны дөрес итеп хәрәкәтләнергә генә өйрәтеп калмыйча, флешмобта катнаштырып, аларда патриотизм да тәрбияли. Мәсәлән, 400 татар аты «АЛГА» сүзенә тезелеп бастылар һәм шулай итеп популярлык казандылар.

“Башта басуны трактор белән кардан чистарттык, аннары хәрефләр белән “АЛГА” сүзен язып куйдык. Атларны һәркөнне урамга чыгарып йөрттек. Флешмобка кадәр бер атна кала атларны хәрефләр буенча сибелгән солыга өйрәттек, алар, ничек кирәк булса, шулай бастылар. 400 атка 10 капчык солы кирәк булды. Солы - аларның иң яраткан азыгы, шуңа күрә өйрәтү кыен булмады», - диде Самат Нәбиуллин (Фәрит абыйның улы)

- Республика алдында үзебезнең татар атларын алга әйдәү бурычы тора. Без, моны ничек күрсәтеп булыр икән дип озак уйладык. Иң мөһиме, бу татарча һәм шул ук вакытта креатив булырга тиеш иде. Чөнки татар атлары бит, шуңа күрә стиль дә сакланырга тиеш. Моның белән без атларыбызның бөтен көчен һәм куәтен, нәрсәгә сәләтле булуларын да күрсәтә алдык, - дип сөйли фермер Фәрит Нәбиуллин.

 

Фото: https://agro.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев